Дошкольник              
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

«Мои любимые игрушки»
Игрушки своими руками
Автор: Люзиря Раисовна Габидуллина   
09.03.2015 01:07

«Мои любимые игрушки»

Зәй муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф бүлеге

«Салават күпере» балалар

бакчасы тәрбиячесе — Габидуллина Л.Р

Максат

  1. Уенчыклар исәбенә сүз байлыгын арттыру, аларны сөйләмдә куллану. Диалог төзеп сөйләү.
  2. Аваз культурасы өстендә эшләү.
  3. Уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
  4. Музыка ритмына һәм характерына туры китереп, (мөстәкыйль рәвештә) хәрәкәтләрне башкару һәм үзгәртү.

Материал: балалар санынча уенчыклар, бишек.

Балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: — Балалар, бакчада безнең көн да очраша торган дусларыбыз бар. Күрәсезме, бүген алар безне музыка залында көтәләр. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

Уенчыклар бик күп була, әмма яратып уйный торганнары санаулы. Шулары турында сөйләшеп алыйк әле.

1 бала:

Дусларым – уенчыкларым,

Менә алар, күрегез!

Таныштырып чыгыйк әле

Барысын да белегез!

2 бала: — Минем яраткан уенчыгым – эт. Ул йомшак, йонлач. Аның колаклары озын, күзләре кара төстә. Ул сөяк кимерергә ярата.

Минем бар маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

М.Җәлил. «Маэмай».

3 бала: — Минем яраткан уенчыгым – песи баласы. Ул бәләкәй, шаян, җитез, ак төстә. Мыраубикә сөт ярата.

Мыраубикә бигрәк кызык,

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Тәмле сөтне эчкәч тә,

Тынычлап йоклап китә.

Тәрбияче: — Хәзер теләгән уенчыкларыгызны сайлап алыгыз.

«Минем сөйләвем буенча тап» дигән уен уйныйбыз.

- Түгәрәк, бәләкәй, яшел төстә.

Балалар туп дип жавап бирәләр. (бармак белән туп «ясау»).

Балалар бер-берсеннән кемдә нинди уенчык барлыгын сорап чыгалар, диалог төзеп сөйлиләр.

- Алия, синдә нинди уенчык?

- Миндә – аю.

-Аю нинди?

- Аю зур, көрән, чатан.

- Ә синдә нинди уенчык?

- Миндә – шакмак.

- Шакмак нинди?

- Шакмак кызыл, җиңел, бәләкәй һ.б.

Музыка җитәкчесе куян уенчыгы янына килә һәм: — какой красивый, забавный зайчик!. Ребята, скажите, пожалуйста, на каком музыкальном инструменте любит играть зайчик?

- На барабане.

- Да, на барабане. Мы сегодня тоже будем настоящими барабанщиками.

Проводится игра – упражнение: «Барабанщики».

/Под громкую, четкую, маршевую музыку дети «барабанят» пальчиками. Под тихую, спокойную музыку дети «спят» /.

Тәрбияче: — Нәниләрем, күрегезче, безнең курчагыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез әле аңа ягымлы сүзләр әйтик һәм аның белән уйнап алыйк.

Балалар: матурым, акыллым, яратканым, йомшагым.

Уен: «Курчак белән биибез».

/Музыка уйный, балалар тугәрәктә йөриләр. Музыка туктагач курчак кемдә кала, шуның белән бии/.

Тәрбияче: Курчагыбыз арып ките, ахырысы. Аны йоклатыр вакыт та җитте.

Муз. җитәкчесе: А теперь все возьмем воображаемые куклы, покачаем, погладим, полюбим ее.

Двое детей качают куклу в колыбельке, остальные – «воображаемые».

Исполняется песня: «Йокла, курчак», М.Мозаффаров көе, М.Таһирова сүз.

- Ребята, мне очень понравилось, как вы рассказали об игрушках. Вижу, вы их любите. Пока кукла спит, мы с вами поиграем.

Муз. дид. игра: «Солнышко и тучка».

/По звучанию колыбельной музыки дети показывают карточку «Солнышко с тучкой». Определяют характер музыки/.

- Дети, как звучит эта музыка?

- Спокойно – тыныч, ласково – ягымлы, медленно-әкерен, талгын, колыбельная музыка – бишек көе.

/По звучанию плясовой музыки – дети показывают карточку «Солнышко». Определяют характер музыки/

- Дети, а эта музыка как звучит?

- Быстро – тиз, весело – күңелле, плясовая музыка – бию көе.

Тәрбияче: — Бүген без сезнең белән нинди уенчыклар турында сөйләштек?. Нинди ягымлы сүзләр кулландык?

- Бишек җырларын ничек итеп җырларга кирәк?

Уенчыларны саклагыз, игътибарлы булыгыз!. Шуның белән шөгылебез тәмам. Сау булыгыз!.

Кулланган әдәбият исемлеге:

  1. К.В. Закирова. Иң матур сүз. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.
  2. Н.В. Бакиева. Музыка әлифбасы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1996 ел.

МОУ ЗСОШ №6

Рефератның темасы:

«Каюм Насыйри»

10 нчы “А” сыйныфы укучысы -

Габидуллина И.Р.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год