Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru
 

Размещаем статьи

Публикация статей от педагогов с выдачей сертификата для аттестации

ISSN и Лицензия СМИ

Условия выдачи Сертификата

Открытая деятельность по изучению правил дорожного движения «Путешествие на зеленый свет»
ПДД детям
Автор: Габдрахманова Эльмира Ришатовна   
21.02.2026 12:53

Открытая деятельность по изучению правил дорожного движения «Путешествие на зеленый свет»Открытая деятельность по изучению правил дорожного движения «Путешествие на зеленый свет»

Зурлар төркеме балалары белән “Яшел утка сәяхәт” темасына күңел ачу иртәсе.

Тема. “Яшел утка сәяхәт.

Максат.

  1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру һәм ныгыту.
  2. Җәмәгать транспортына утырып йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
  3. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйлау, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
  4. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, дидактик өстәл уеннары, туп ситуатив мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре рәсемнәре, магнитофон язмасында җыр, автобус тавышы, “зебра” макеты, интерактив такта.

 

Бәйрәм барышы.

Тәрбияче. Рәхим итегез балалар, иркенләп җайлап утырыгыз. Балалар, без бүгенге күңел ачу иртәсенә кунаклар да чакырдык. Әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар.

- Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә үзем белән булган хәлне сөйләп китәм. Бүген иртән балалар бакчасына эшкә барганда бер сәер әбине очраттым. Ул берничектә юл аркылы чыгалмый йөри иде. Мин аны үзем белән балалар бакчасына ияртеп алып килдем. Ә инде үзе белән нәрсә булуы, нишләп һәм кайларда йөрүе турында ул үзе сөйләп китер.

(велосипед этеп убырлы карчык килеп керә)

Убырлы. Рәхәтләнеп себеркемә атланып урамда йөри идем, каршыма бер малай килеп чыкты. Үзе шундый крутой (кәттә) итеп киенгән... Ул:

- Әби, син нишләп болай себеркегә атланып йөрисең? Это же не модно, — ди миңа.

Убырлы. Кара әле син аны, имеш “модно” түгел... ә... Себеркемнең кайсы җире ошамагандыр инде... Шуннан соң киттем базарга, анда бик озак йөрдем, йөрдем дә... бииик озак сайлаганнан соң алдым инде шушы велосипедны...

Ләкин, очмый икән бит ул... менә хикмәт... инде кайда барырга? бү велосипед белән ничек һәм кайда йөрергә? – дип юл аркылы чыгарга җыенган гына идем... сыбызгысын сызгытып каршыма ДПС инспекторы килеп басмасынмы... һәм куркыныч тавыш белән:

- Хөрмәтле әби, сезгә ничек оят түгел?! Сезнең аркада юл хәләкәте (авария) булырга мөмкин ич. Сез әллә, юлны теләсә кайсы урыннан чыгарга ярамаганын белмисез мени? Юл аркылы, махсус урыннан, җәяүлеләр кичүеннән генә зебра аша, светофор торган җирдән генә чыгарга ярый, — диде.

Хәзер мин, бөтен эшемне ташлап, зоопаркка яисә африкага барып, зебраны алып, юл аркылы чыккан саен аны юлга яткырып, өстеннән таптап йөрергә тиеш мени?, -дип аптырап торганда әлееге хатын-кыз (тәрбиячегә төртеп күрсәтә) мине җитәкләп 1нче мәктәп каршындагы светофор һәм аның каршына урнашкан җәяүлеләр кичүе “Зебра”га алып килде. Зебра сүзенең ике мәгънәгә ия булуы турында аңлатты. Беренчесе хайван булса, икенчесе җәяүлеләр кичүе икән бит. Шуннан соң мин инде озаклап тыңлап тормадым, светофорның кызыл уты яну белән велосипедка атландым да юлга чыгып та киттем... шулвакыыыыт чыжылдап бер-бер артлы берничә автомобиль килеп тә туктады... чүт кенә мине бәреп китмәделәр... котым очтыыы... бииик курыктыыым... Әлеге хәлдән соң, бу матур хатын кыз миңа ярдәм итергә вәгъдә бирде һәм мин аңа ияреп сезнең янга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә дип килдем.

Тәрбияче. Убырлы карчык, син бөтенләй светофор һәм юл йөрү кагыйдәләре турында бөтенләй бернидә белмисең мени?

Убырлы. Юююк...

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез убырлыга юл аркылы ничек чыгарга һәм светофорның төсләре турында сөйләп китик. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен, җәмагать транспортында үз үзеңне тоты тәртибен, транспорт төрләрен аера һәм тагын бик күп нәрсәләр беләләр. Сине дә өйрәтерләр, килүең бик яхшы булды. Әйдә балалар кырына утыр игътибар белән тыңла.

Нурислам.

Водитель ты притормази,

Будь внимателен в пути!

Потому что переход есть,

Пешеходный впереди.

Самат.

Юлны аркылы чыкканда

Карыйм уңга һәм сулга.

Күрсәм алдымда машина

Ашыгып басмыйм юлга.

Я. Мәрьям.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез.

Онытмагыз беркайчанда

Бәлага юлыкмагыз!

Г.Амалия.

“Пешеходная дорожка”

Этот знак ты должен знать

Подожди меня немножко-

И пойдем с тобой гулять!

Эльзана.

Если заболел в дороге

Или травму получил.

Этот знак – конец тревоги,

Здесь находятся врачи.

Тамерлан.

Плохо знаешь ПэДэДэ-

Можешь влипнуть в ДэТэПэ

Видим правил нарушенья

Мы, инспекторы движенья.

Камиль.

Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Күреп тора ич безне,

Янып тор өч күзе,

Әйтеп тора өч сүзне:

Кузгалма! — ди кызыл күз,

Сабыр! – дия сары күз,

Ярый! – дия яшел күз.

Дөрес Камиль, светофор юл хәрәкәтен көйләп тора. Балалар, әйдәгез убырлыны светофор төрләрен аерырга өйрәтик. Балалар, җәяүлеләр ссветофоры ничә төсле була? (ике) нинди төсләре бар аның? (кызыл, яшел) Дөөрес, балалар. Әйтегез әле, балалар, җәяүлеләрнең светофорыннан аермалы буларак транспортлар өчен светофор ничә төсле? (өч) Дөрес, балалар. Нинди төсләре бар аның? (кызыл, сары, яшел) нинди төс иң өстә, уртада һәм аста? Светофорның кайсы төсе нәрсә аңлата? Әгәрдә светофор булмаса нәрсә булыр иде? Дөрес, балалар, әфәрин.

Балалар, без сезнең белән бүген сәяхәткә барачакбыз, убырлы карчыкныда үзебез белән алып барыйк. Ә сәяхәткә барыр өчен безгә транспорт кирәк. Нинди транспортка утырып баруыбызны белер өчен безгә пазл төзергә кирәк.

“Автобусны җый” уены.

- Нәрсә килеп чыкты?

- Автобус.

Автобуска утырып юлга чыгар алдыннан, безгә җәмәгать транспортында утырып йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә һәм искә төшереп китергә кирәк.

Моның өчен без сезнең белән “Әйе, юк” дигән уен уйнап алырбыз.

- Җәмәгать транспортына, автобуска, утыргач кычкырып көлергә һәм сөйләшергә ярый?

- Автобуска утыру белән билет алырга, төшкәнче аны сакларга кирәк?

- Матур итеп утырып барырга ярый?

- Морожный ашап, көнбагыш чиртеп барырга ярый?

- Башны тәрәзәдән чыгарып барырга ярый?

- Тыныч кына, пышылдап сөйләшергә ярый?

- Өлкәннәргә урын бирмәскә, рәхәтләнеп үзеңә утырып барырга ярый?

- Автобуска утырыр өчен билет алмасаң да ярый?

- Туп тибеп, йөгереп йөрергә ярый?

Балалар, әфәрин сез бик күп төрле кагыйдәне беләсез икән... ә сез, беләсезме. Автобуска кайсы ишектән керергә, кайсыннан чыгарга? алдагы яисә арттагымы? (арттагы) әйдәгез мин сезгә аңлатып китәм. Автобуска арткы ишектән керәләр, алгы ишектән чыгалар. Автобус туктап бетмичә аннан төшергә ярамый. Автобустан төшкәч ул кузгалып киткәч кенә, аның арткы ягыннан урап чыгабыз. Балалар, ә сез беләсезме җәмәгать транспорты теләсә кайсы җирдә туктамый, ул махсус юл билгесе куелган урында гына туктый ала. Әйдәгез злеге юл билгесен өстәлдән эзләп табыйк.

(берничә юл билгесе арасыннан дөрес билгене эзләп табып алалар)

Булдырдыгыз балалар, әфәрин. Әйдәгез сезнең белән юлга чыгабыз. Автобуска рәхим итегез.

Физминут “Мы шоферы”

Едем едем далеко

Нам в автобусе легко

Нажимаем на педаль

Газ включаем, выключаем

Смотрим пристально мы вдаль

Дворники считают капли

Вправо, влево – чистота!

Мы шоферы хоть куда!

Автобуста барганда күңеллерәк булсын өчн мин сезгә табышмаклар да әйтеп алыйм әле, игътибар белән тыңлагыз. Убырлы карчык синдә тыңла, бәлкем табышмакка җавапны синдә табаалырсың.

Канаты бар җилпеми,

Эче җылы, җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул

Безнең яраткан дус ул. (самолет)

Блык түгел суда ййөзә

Туктаусыз төтен бөркә

Эченә кереп утырсаң

Су буйлап алып китә (пароход)

Юк мин поезд тугел

Ләккин аңа ошаган

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан (трамвай)

Ат түгел ул, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми

Үзе тыр да тыр килә,

Йя, нәрсә бу, кем белә? (трактор)

Агачны кисеп аудардылар,

Эчен чистартып аттылар.

Йөзә хәзер ул суда,

Батмый ул берничектә! (көймә)

Гаҗәп матуур чикерткә

Күзләре пыяла

Канатларын әйләндерә

Җилләрне бик тиз тоя. (вертолет)

Уф-пуф итәр

Еракка алып китәр. (поезд)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

Балалар, без сезнең белән “Интерактив уеннар” тукталышына килеп җиттек. Әйдәгез автобустан төшәбез һәм такта янына барып утырабыз. Убырлы син безнең арттан калма сине дә интерактив уеннар уйный өйрәтербез.

“Парын тап”, “Юл билгеләрен аер уены”, “ДПС инспекторына нәрсәләр кирәк? ” еннарын уйнату. (берничә бала һәм убырлы уен уйный)

Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Автобуска кире кайтабыз.

Күңелле музыка уйный...

Балалар, без сезнең белән “Дидактик уеннар” тукталышына килеп җиттек. Әйдәгез, өстәлләр янына рәхим итегез.

(Ябыштыргычлы, төрле өстәл уеннары уйнау).

Балалар, безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез автобуска, үзебезнең урыннарга утырып, сәяхәтебезне тәмамлыйк.

Күңелле музыка уйный...

Менә балалар, безнең бүгенге күңелле сәяхәтебез шуның белән тамам. “балалар бакчасы” тукталышына кайтып та җиттек. Әйдәгез автобустан төшик. Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Нәрсә эшләве аеруча ошады? Ә, Убырлы карчык, сиңа безнең белән сәяхәт итү ошадымы? Юл йорү кагыйдәләрен аңладыңмы?

Убырлы. Әйе. Мин, җәяүлеләр кичүеннән генә йөрергә кирәклеген, светофорның төсләрен аерырга, җәмагать транспортына утырып йөрү кагыйдәләренә өйрәндем. Сезгә бик зур итеп рәхмәт. Моннан соң мин, юлда йөргәндә игътибарлы булырмын. Саубулыгыз!

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

“Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Зурлар төркеме балалары белән

“Яшел утка сәяхәт”

күңел ачу иртәсе

әзерләде: югары категорияле тәрбияче

Габдрахманова Эльмира Ришат кызы

2025

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru

Ближайший номер 5 (413) выйдет
23 февраля 2026

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 4 (412) за 2026 год
Скачать Номер 3 (411) за 2026 год
Скачать Номер 2 (410) за 2026 год
Скачать Номер 1 (409) за 2026 год
Скачать Номер 46 (408) за 2025 год
Скачать Номер 45 (407) за 2025 год
Скачать Номер 44 (406) за 2025 год
Скачать Номер 43 (405) за 2025 год
Скачать Номер 42 (404) за 2025 год