Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Танып белү өлкәсенең “Яшелчәләр” темасы буенча белем бирү эшчәнлегенең план-конспекты
Занятия с детьми
Автор: Лидия Огейчук   
12.04.2014 00:34

Тема: Яшелчәләр.
1 нче кечкенәләр.
Максат: яшелчәләрнең исемнәрен кабатлау, аларны сыйфат буенча (төс, форма) танып белергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү,табигатьтәге тирә-юньгә кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: социализация, коммуникация, танып белү, әдәби сүз, сәләмәтлек.
Инд/эш: Айсылу, Алмаз белэн яңа сүзләрне кабатлау.
Сүзлек өстендә эш: яшелчәләр, тәмле, ачы, файдалы, түгәрәк, озынча.
Күрсәтмәлелек: яшелчәләр, куян битлеге, рәсемнәр, магнит тактасы.
Алдан алып барылган эш: яшелчәләр турында слайдлар карау; өй эше бирү: яңа сүзләрне әти-әниләр б/н кабатлау, шигырь уку.
Белем бирү эшчәнлегенең барышы:
(Тәрбияченең өстәлендә салфетка капланган яшелчәләр)
- Балалар, безгә бүген кунаклар килде. Бергәләп исәнләшик. Алар сезнең ничек шөгыльләнә, уйный белүләрегезне карарга килгәннәр.
- Исәнмесез.
(Тәрбияче салфетканы ача, шулвакытта ишек шакыйлар)
-Балалар, карагыз безгә кунакка кем килгән?(Куян).  Матур, йомшак куян. Исәнме, куян. (Исәнмесез). Куян, ашыйсың киләме? (Әйе). Ә син нәрсә яратасың? Балалар, куян боларның  күбесен ярата икән? Әйтегез, әле , балалар, өстәлдәге әйберләрнең исеме ничек? Бер сүз белән әйтегез. (Яшелчәләр). Куян, яшелчәнең кайсысын күбрәк яратасың? (Кишерне). (Балалар хор белән “кишер” сүзен кабатлый). Менә сиңа кишер, балалар янына утыр ы п,  (Рәхмәт). Әйтегез, өстәлдә тагын нинди яшелчәләр бар? (Сүзләрне индивидуаль hәм хор белән кабатлау:  бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, кыяр, помидор, шалкан, сарымсак). Ә хәзер, балалар, яшелчәләрнең сыйфатларын әйтегез. Куянкай, кишер, ул нинди? (Озынча, кызгылт-сары, тәмле)
Кәбестә – түгәрәк, ак. Бәрәңге – сары, тәмле. Чөгендер – түгәрәк, кызыл, файдалы. Суган – сары, ачы, файдалы. Кыяр – озынча, яшел, тәмле. Помидор – түгәрәк, кызыл. Шалкан – сары, тәмле. Сарымсак – ачы, файдалы.
Бармак уены:  “Яшелчәләр”
Бу бармак- кыяр,
Бусы – кәбестә,
Бу бармак-кишер,
Бусы – помидор,
Бусы сарымсак булды. (бармакларны бөкләп баралар)
Менә кәрзинем тулды. (йодрыкны күрсәтәләр)
Кем нәрсә ашый? (Магнит тактада куян, кәҗә, үрдәк рәсемнәре)
Табышмак әйтү. (балалар кечкенә булганга, табышмакларны әйткәндә, җавап-рәсемнәрне күрсәтергә мөмкин)
. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (кәбестә)
-Балалар, кем кәбестә ярата? (Кәҗә)
2.    Озын-озын агачлар,
Агач саен ботаклар,
Ботак саен оялар,
Оя саен балалар,
Алар нәрсә булалар? (Борчак)
-Борчакны кем ярата? (Үрдәк)
3.   Җиз астында – җиз казык. (Кишер)
- Кишерне кем ярата? (Куян). Дөрес, балалар. Куянның иң яратканы кишер. Без аңа бу кишерне күчтәнәч итеп җибәрәбез. Куян безнең белән бүген яшелчәләрнең исемнәрен кабатлады, ә без куянның нәрсә яратканын белдек. Саубул, куян! (Саубулыгыз). Калган яшелчәләрдән аш пешерергә була. Ул аш ничек атала? (Чөгендер ашы, кызыл аш (борщ). Менә матур кәстрүл, шуңа салып Асия апа (кече тәрбияче) безгә аш пешерер. Чөгендер ашына нинди яшелчәләр кирәк, әйтегез, балалар? (Хор белән әйтәләр: чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге, суган, сарымсак).
-Балалар, без нәрсәләр турында сөйләштек? ( Яшелчәләр)
-Безгә кунакка кем килде? (Куян)
-Куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә)
-Ә кәҗә нәрсә ярата? (Кәбестә)
-Балалар, сез бик акыллы, тәртипле  икәнсез!
Апалар б/н саубуллашыйк.
(Кунаклар б/н саубуллашалар)
Әдәбият:
1. Ф.Ю.Юсупова, З.Ф.Камалова, Р.А.Боhанова, “Гөлбакча” балалар бакчалары өчен хрестоматия.
2. Г. Я. Затуллина, Развитие речи дошкольников (1мл.гр.)

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 14 (330) выйдет
19 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год