Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Шырпылар балаларга уенчык түгел!!!
Занятия с детьми
Автор: Динара Валиахметова   
02.05.2014 22:02

Максат: шырпылар үз-үзендә нинди куркыныч яшергәнен балаларга төшенчә бирергә. балаларга ялкын белән гел сак булу теләген өндәргә.

Мәсәләләр: 1. "Янгыннан каршы кагыйдәләре" турында белемнәрне формалаштырырга; янгын чыгу сәбәпләрен балалар белән бергә аныкларга; янгын сүндерү кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итәргә.2. уйлау, игътибар һәм иҗат сәләтләрен үстерергә.3. үз-үзләре һәм якыннары өчен җаваплылык тәрбияләргә. 

Алдангы эш: 1. Әңгәмә "Өйдә янгыннан каршы кагыйдәләр". 2. С.Я.Маршакның "Кошкин дом2 әсәрен уку. 3. Әңгәмә "Янгын сүндерү чаралары"

Материал: шырпылар, конверт, рәсемнәр (нәрсә эшләргә ярамый), киселгән геометрик фигуралар.

1. Кереш. Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле! Ниндидер тавыш бар? Ишетәсезме? Нәрсәдер чыелдый? Нәрсә бу?

Балалар: Шырпылар.

Тәрбияче: Кызык! Алар нәрсәдер сөйлиләр.Шырпыларның  безнең белән уйныйсылары килә. Шырпылар аларны яндырырга сорыйлар. Безгә җылы һәм кызык була дип әйтәләр.

2. Төп өлеш. Тәрбияче: Шулай итеп мин шырпыны яндырам. Карагыз, ничек матур! Шырпы үзе агачтан ясалган, ә башы аның серадан. Карагыз әле, шырпы ничек тиз яна башлый. Балалар, карагыз әле. ялкын минем бармакларыма якынлаша башлый. мине пешермәкче була.Ярдәм итегез миңа! Ни эшлим?

Балалар: идәнгә ташларга, өрергә

Тәрбияче: коткарыгыз мине тизрәк! Шырпыга өрегез!

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә балалар! Мин шундый нык курыктым. Ә сез? Балалар, әгәрдә мин шырпыны идәнгә ташлаган булсам ни булыр иде?

Балалар: Янгын булыр иде!

Тәрбияче:Әйе, дөрес! Бүлмәдәге барлык әйберләр дә яныр иде. Менә нинди зур кайгы килеп чыга икән кечкенә генә шырпыдан.

Тәрбияче: Балалар, беләсезме! Безнең төркемгә бер посылка китергәннәр. Конвертта "Хрюшка һәм Степашкадан" дип язылган. Нәрсә язганнар икән, укыйк әле. (хатны укыганда конверттагы рәсемнәрне күрсәтергә).

"Исәнмесез, балалар! Мин больницада ятам.Монда ничек килеп ләккәнемне сезгә сөйлисем килә. Мин Степашкада кунакта идем, без китаплар укыдык, рәсемнәр ясадык, пластилинны әвәләдек, аннан соң безгә кызык булмады һәм без яңа уен уйлап таптык. Без шырпылар белән уйнадык.Безнең кәефләребез күтәрелде. Шулай уйнап утыргандашырпы ялкыны минем пәпиләремне пешерде. Куркуымнан мин шырпыны идәнгә ташладым. Аннан соң нәрсә булганын мин хәтерләмим. Күзләремне монда гына ачтым. Безгә хәзер бик авыр, безнең пәпиләребез, колакларыбыз авырта. Балалар, сезне Степашка белән кисәтеп куябыз: ШЫРПЫЛАР БЕЛӘН УЙНАМАГЫЗ!!! Ә Степашканың йөрты янып бетте".

Тәрбияче:Балалар, Хрюшка белән Степашка ни сәбәпле больницага  ләккәннәр?

Балалар: алар шырпылар белән уйнаганнар

Тәрбияче:шырпылар белән уйнарга ярамаганны алар белмәгәннәр, күрәсең. Әйдәгез, Степашка һәм Хрюшкага искәртмә ясыйк. Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәчәкмен һәм бергә аңатырга тырышырбыз. (1. шырпылар белән уйнарга ярамый. 2. газ плитәсе янына барырга һәм аны кабызырга ярамый. 3. өйдәге электрприборларны кабызып калдырырга ярамый. 4. розеткага щит әйберләрне тыгарша ярамый.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар! Тырыштыгыз! Балалар, без сезнең белән әйтергә оныттык. Әгәр дә өйдә янгын чыкса тизрәк янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк - 01.

Физкультминутка: бию "утром солнышко встает выше, выше, выше."

3. ахыргы өлеш. Тәрбияче: Балалар, ә Хрюшка белән Степашка йорты белән ни эшләргә? Бәлки без аларга булышырбыз? Үз урыннарыгызга утырыгыз. Карагыз әле, сезнең өстәлләрдә нәрсә бар7

Балалар: өчпөчмак, дүртпөчмак, ике турыпөчмак.

Тәрбияче: Дөрес. Шушы геометрик фигуралардан йорт ясарга кирәк. Ясый башлагыз.

Тәрбияче: Әфәрин. Хәзер аларның бер генә түгел, күп йортлары булачак.

4. Дәрес нәтиҗәсе: Тәрбияче: Әйдәгез әле дәрестә үткән кагыйдәлшрне искә алыйк.(Тәрбияче балаларга рәсемнәрне күрсәтә һәм алар кагыйдәләрне аңлаталар)

Тәрбияче: Балалар, барыгызга да бик зкр рәхмәт. сез бүген үзегезнең җавапларыгыз белән шатландырдыгыз.

Балалар:

 

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год