Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Пальчиковые игры на экологическую тему (на татарском языке).
Занятия с детьми
Автор: Гульфия Фаттиева   
08.06.2014 01:56

Пальчиковые игры на экологическую тему (на татарском языке).“Көзге яфраклар”
Бер, ике, өч, дүрт, биш баш бармактан башлап, бөгәләр
Яфракларны җыйдык ич: әле бармакларны йодрыкка җыялар, әле
учларын күрсәтәләр
Каенныкын, миләшнекен, баш бармактан башлап, бармакларын бөгәләр
Имәннекен, юкәнекен,
Һәм талныкын
Яфраклардан көзге бәйләм ботлардан тезләргә имән һәм урта бармаклар белән
Әниемә бүләк итәм. “атлыйлар”
“Көзге бәйләм”
Бармаклар чыкты йөрергә, бармаклар белән ботлардан тезләргә таба
Төсле яфраклар җыярга: хәрәкәтләр   ясарга
Кызыл яфрак, сары яфрак..... бармакларның битләре  белән
Әйдәгез саныйк бергәләп: бер-берсенә кагылалар
Бер, ике, өч, дүрт, биш! Бер-бер артлы бер кулның бармакларын бөклиләр
Яфраклар бик күп ич! Учларны алга таба сузалар,бармакларны җәеп
Көзге яфраклар белән кулларны  югары күтәрәләр әйләнәләр
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
“Яшелчәләр”
Бу бармак – кыяр, бармакларны бөкләп баралар

Скачать конспект

Бусы – кәбестә,
Бу бармак – кишер,
Бусы – помидор,
Бусы сарымсак булды –
Менә кәрзинем тулды. йодрыкны күрсәтәләр.
“Кәбестә”
Кәбестәне турыйбыз, кул чуклары өскә-аска хәрәкәтләнә
Ә кишерне кырабыз.                              -бармакларны бер –берсенә ышку
Кәбестәне тозлыйбыз, баш һәм имән бармаклар хәрәкәте
Куллар белән уабыз. йодрыклар ачу, ябу хәрәкәтләре ясау.
“Яшелчәләр өлгерде”
Кыяр өлгерә, кул йодрыкланган, бармакларны ача баралар
Борыч кызара,

 

Кәбестә үсә,

Помидор пешә,

Суган, сарымсак әзер –

Тик җыеп кына өлгер!

“Кәрзинем зур”

(Бармакларны җәеп, уч төбен күрсәтәләр).

Кәрзинем зур - бармакларны бөкләп баралар

Салам помидор,

Тутырам кыяр,

Кабак та сыяр,

Суган да салам,

Кишер дә салдым,

Кәрзинем тулды – йодрыкны күрсәтәләр.

Уңыш күп булды!

“Яшелчәләр” (бармаклар һәм кул чукларына массаж ясау)

Ярдәм көтеп тормыйбыз:

Без кәбестә турыйбыз. -  уң кул чуклары беләзектән бер өскә, бер аска таба

хәрәкәтләнә, сул кул күчә

Чиста итеп юабыз, - алга иелеп, юу хәрәкәте ясау

Бераз кишер кырабыз, - учларны каплап, ике кул бармакларын бер-берсенә ышку

Ваклап суган салабыз, - баш, имән, урта бармакларны ышкып алу

Тозлап, майлап алабыз. - түгәрәк буенча йөртү, сул якка бөгү кулларны беләзектән

әйләндерү

Бигрәк тәмле, ашагыз! - кабып карау хәрәкәте ясау.

“Җиләк-җимешләр”

Баш бармак – балан,

Имән бармак – карлыган,

Урта бармак – бөрлегән,

Атсыз бармак – алма,

Чәнти бармагым – чия,

Кем күбрәк җимеш җыя?

Кәбестә тозлыйбыз.

Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

Кишерен дә уабыз, (кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

Тозларын да сибәбез, (тоз сибү хәрәкәтләре)

Кәбестәне кысабыз. (Учларныйодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

“Компот” (бармак һәм кул чукларының хәрәкәтчәнлеген камилләштерү өчен уен – күнегү)

Кайнатабыз без компот - сул кулны “чүмеч” кебек тоту, уң кулның имән бармагы

Җимешләр кирәк бик күп: белән болгату

Алма турап салабыз, баш бармактан башлапбармакларны бөгәбез

Груша өстәп алабыз

Лимон согы сыгабыз

Слива, шикәр салабыз.

Болгатабыз, болгатабыз, - “болгату” хәрәкәтләре

Без компот кайнатабыз.

“Кошлар”

Бу бармак- чыпчык, уң кул бармакларын бөгәләр

Бусы-сыерчык,

Бусы -карлыгач,

Бусы- сандугач,

Ә бусы -бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием-чәнтиемә.

“Сыерчык оясы”

Сыерчы, сыерчык,                     -баш бармак бөгелгән, калганнары бер-берсе белән тоташкан

Синең өчен тырыштык,

Оя ясап куештык.

“Ашханә”

Карга килер-казан асар

Торна килер-тоз салыр,

Саескан килер-салма салыр,

Песнәк килер-пешерер,

Чыпчык килер-төшерер,

Бусына бирә, бусына бирә,

Бусына бирә, бусына бирә,

Ә бусына бирмичә калдырган,

Мич астыннанкуян чыккан

Пырыйк, пырыйк, пырыйк.

Т-с-с—с, шауламагыз!

Бу бармак, йокым килә, ди (имән бармак).

Монысы, менеп ятам, ди (урта бармак).

Бусы килде дә ятты (атсыз бармак).

Нәниен дә йоклатты (чәнти бармак)

Кычкырмагыз, шауламагыз (әкрен тавыш).

Йокламыйча кем чыдар...

Таң кояшы бер чыгар (тавыш күтәрелә бара).

Асыл кошлар сайрарлар,

Уянырлар бармаклар.

Ура, ура, ура (кычкырып),

Вакыт мәктәпкә барырга (учларын ачып, кулларын югары күтәрәләр).

“Без урамда йөрибез”

Бер, ике,өч, дүрт,биш - бармакларны бөгәләр

Без урамда йөрибез - имән һәм урта бармаклар йөри

Кар бабай әвәлибез, - ике уч белән әвәлиләр

Кошларны да сыйлыйбыз - “ипи валчыгы сибәләр”

Таудан шуып төшәбез, -бармак белән учтан “шуалар”

Кардан аунап алабыз - кулның арты белән тезгә тию

Карга батып өйгә кайттык - учларын селкиләр

Аш ашап, йокларга яттык - “ашау”, “йоклау”

“Куян һәм колаклар”

Куян куак артында, -бармаклар-йодрыкта, имән һәм урта бармакны югары күтәрәбез Колак тырпайтып тора. һәм кыймылдатабыз.

“Өндәге куян”

Куянның коты чыккан,

Качкан өнгә таучыкта

Учлар горизонталь рәвештә диярлек, уңының имән һәм чәнти бармаклары сулының, имән һәм чәнти бармакларына терәлгән.Уң кулның урта һәм атсыз бармаклары югары күтәрелгән һәм читкә караган. Баш бармакны учтан аермый кагабыз.

“Куян һәм барабан”

Куян барабан алган

Һәм кага да башлаган

Бармаклар йодрыкта. Урта һәм имән бармакны бергә югары каратабыз. Атсыз һәм чәнти бармаклар, чиратлашып, баш бармак”кага”.

“Куян һәм көзге”

Көзгегә исе китә

Куян колак селкетә.

Сул учны югарыга каратабыз һәм “кәҗә” ясыйбыз. “Кәҗә” рәвешендәге уң кул аска карый, аны сулы өстенә салабыз. Бөгелеп торган урта  һәм атсыз бармакларны хәрәкәтләндерәбез.

“Төлке һәм бүре”

Бүре чаба урманнан,

Төлке калышмый аннан.

Бүре- “Пароход” ясыйбыз, баш бармакларны читкә каратабыз, имән бармаклар эчкә бөгелә һәм бүренең маңгаен ясый.

Төлке- шуны ук ясыйбыз. Чәнти бармакларны эчкә бөгәбез, һәм төлкенең борыны очлырак килеп чыга. Баш бармакларны да бөгә төшәргә мөмкин.

“Кыргый хайваннар”

Баш бармагым бүредер,

Имән бармагым- төлке,

Урта бармагым- бурсык,

Атсыз бармагым-аю,

Чәнти бармагым-куян,

Куянны кая куям?

“Эт баласы көчек”

Ә бу-көчек,

Танавы-кечек,

Муены-кыска,

Койрыгын-кыскан.

Уң учны кабыргасына куеп, үзебезгә каратабыз. Баш бармак күтәрелгән; имән, атсыз бармаклар-бергә, ә чәнти бер кушылып, бер аерылып тора.

”Чуаркай”

Чуаркай, сөт бир безгә -сыер сауган хәрәкәт

Чиләгебез төбендә.

Песи балалары көтә

Ишегемнең алдында. -күрсәтәләр

Аларга бир син каймак - кул бармакларын

Бары бер генә калак - бөгеп баралар

Бераз гына эремчек,

Аз гына аерткан сөт.

Ботка тәмле булсын өчен

Ак май беләнсөт тә бир.

Сыер сөтен эчсәң әгәр- - сыер сауган хәрәкәт

Тимәс сиңа бер дә чир!

“Песи”

Песикәем,йомшаккаем,

Минем елтыр колаккаем,

Минем озын мыеккаем,

Минем кыска муенкаем.

Урта һәм атсыз бармаклар баш бармакка таянган, имән һәм чәнти бармаклар югары караган.

“Ат”

Аткаемның ялы бар.

Чапкын дигән даны бар.

Кабыргада торган уң кул уч өстенә, бармакларын аска каратып сулын салабыз. Ике баш бармакны өскә күтәреп, атның колакларын ясыйбыз.

“Кәҗә”

Кәҗәбез шаярмакчы,

Безне сөзеп екмакчы.

Учны аска каратабыз, бармакларны йодрыкка җәябез, имән һәм чәнти бармакны алга сузабыз.

“Каз”

Каңгыл-каңгыл каңгылдап,

Ата каз бара җырлап

Кулның терсәктән өске өлеше вертикаль рәвештәбармаклар кысыла һәм учка почмак ясый, баш бармак һәм имән бармак ачылып тора.

“Әтәч”

Әтәч иртә уянган, баш һәм имән бармак терәлешкән, калганнары тырпайган Кикрикләрен буяган, һәм өскә караган

Томшыкларын юмаган

“Тавык”

Тавык илә кыт та кыт: баш һәм имән бармак терәлешкән, калганнары – бер-берсе өстендә

Торырга вакыт,

Торырга вакыт!

“Бөҗәкләр”

Баш бармак-бал корты

Имән бармак-кырмыска

Урта бармак-черки

Атсыз бармак-камка

Чәнти бармагым күбәләк-

Саныйк, әйдә ,бергәләп.

“Шөпшә”

Тәрәзәдән шөпшә кергән,

Баллы чәемне чөмергән.

Урта бармакны, имән һәм атсыз бармаклар белән кысарга да алгарак чыгарырга, төрле якка әйләндерергә.

“Бал корты”

Кичә кич килде безгә учлары белән җилкенәләр

Буйлы-буйлы бал корты. бармакны бөләп баралар

Аның артыннан шөпшә,

Һәм бер матур күбәләк.

Ике кондыз, чикерткә

Күзләре ут сикертә. бармаклар белән түгәрәкләр ясап,күзләренә якын китерәләр

Безләделәр, очтылар: учлары белән җилпенәләр

Арып җиргә төштеләр. идәнгә чүгәлиләр

“Коңгыз”

Коңгыз оча, җуылдый

Мыеклары кымылдый.

Бармаклар – йодрыкта. Имән һәм чәнти бармакны читкә каратырга, кыймылдатырга.

“Яз”

Баш бармагым минем тамчы,

Имән бармак-гөрләвек,

Урта бармак-боз сөңгесе,

Атсыз бармак-умырзая

Чәнти бармак-сыерчык.

Әйдә, тизрәк очып чык.

“Чәчәк бәйләме яса!”

Баш бармак гөлчәчәк,

Имән бармак-кашкарый,

Урта бармак-күкчәчәк,

Атсыз бармак-миләүшә,

Ә чәнти бармак-ләлә

Кем бәйләм ясый белә?

“Тал песиләре”

Ике әби, әни, апам, бармакларны берәм-берәм турайталар

Әле тагын сеңелем бар

8 Март җитте бит, ритмга кул чабалар,

Бүләк әзерлисем бар. җиңелчә генә өстәлгә сугалар

Киттем төшеп әремгә, бармакларны “атлаталар”

Җыйдым тал песиләре. бармакларны учка җыялар

Зифа талда песиләрнең учларын, кул аркасын ритмга туры китереп күрсәтәләр

Зәңгәрсу төслеләре.

“Җәнлекләр”

Куркак куян, болан, поши

“куян”-бармак йодрыкта, имән һәм урта бармакны югары күтәрәбез һәм кыймылдатабыз, “болан”, “поши”-ике кулның да урта һәм атсыз бармаклары баш бармакка таянган, имән һәм чәнти бармаклар югары караган.

Төлке, аю һәм бүре “төлке”-“пароход” ясыйбыз баш бармакларны өскә каратабыз, имән һәм чәнти бармаклар эчкә бөгелә, “бүре”-“пароход” ясыйбыз баш бармакларны өскә каратабыз, имән бармаклар эчкә бөгелә һәм бүренең маңгаен ясый. “аю”- ике кулны да йодрыклап, баш өстенә куябыз

Кышкы туннарын салалар 3әр тапкыр кул чабалар

Яз җитүгә һәрберсе йодрыкларын бер-берсенә бәрәләр

Җәнлекләрнең йон койганын баш бармакларны бер-берсенә эләктерергә һәм уч төбен Һәм аларны ваклап ташып йөзгә каратырга

Бик матур оя кора. баш бармагы калаган бармакларга тиеп, түгәрәк ясый

“Чыршы”

Бармакларны эләктерәбез,

Терсәкләрне күтәрәбез.

Килеп чыкты чыршы,

Сөендереп безне.

Кулларны эләктереп тотарга, уч төпләре бер-берсенә почмак астында, бармакларны алга чыгарырга, терсәкләрне гәүдәгә терәмәскә.

“Ботка”

Ботка үскән басуда, кулларын күтәреп,бармакларын селкетәләр

Килгән безнең каршыга. ботлар буенча бармаклар атлый

Әйдә, дусларны сыйлыйк, уң учта сул кулның имән бармагы белән “ботка”

Аларга ботка бирик! болгаталар

Кечкенә кошчыкка, бармакларны бөкләп баралар

Куянга, төлкегә,

Песигә, бурсыкка,

Теләгән һәркемгә! йодрыкны җәеп күрсәтәләр

“Җиләк-җимешләр”

Баш бармак-балан,

Имән бармак-карлыган,

Урта бармак-бөрлегән,

Атсыз бармак-алма,

Чәнти бармак-чия,

Кем күбрәк җимеш җыя?

“Куян”

Биек нарат артында

Куркак куян утыра.

Бер кул- “нарат” кул чугы өскә караган, бармаклар аерылып тора, икече кул- “куян” имән һәм урта бармаклар – куян “колагы”, ә калаган бармаклар кысылып тотыла.

Агач

Кулларның учларын үзеңә каратып куярга, бармаклар аерылган.

Агачта күп ботаклар,

Ботакларда яшел яфраклар.

Кош

Куллар  алга  куеп, учларны үзебезгә каратып күтәрергә. Баш бармакларны урап куярга – бу кошның “башы”. Калган бармаклар- “канатлар”. Аларны селкетергә.

Баш бармаклар-кошның башы,

Калганнары – канатлары..

Куян

Имән бармак һәм урта бармаклар өскә күтәрелә, ә калган бармаклар учта бөкләнә һәм баш бармак белән тотыла.Күнегүне башта бер кул белән, аннары икенче кул белән соңыннан ике кул белән берүк вакытта эшләнә.

Ак куянкай утырган колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә.

Кәҗә

Имән бармакны һәм нәнчи бармакны турайтырга. Урта һәм атсыз бармакларны- баш бармак белән учка таба кысарга.

Мөгезе бар- сыер түгел,

Сакалы бар- бабай түгел.

Эт

Баш бармакны турайтырга һәм өскә күтәрергә.Калган бармаклар тоташкан. Чәнти бармакны эт авызы ачылган кебек ачып-ябып торырга.

Бу көчек,

Танавы-кечек,

Муены-кыска,

Койрыгын- кыскан.

Ат

Уң кулның баш бармагы өскә күтәрелә. Икенче кул белән уң кулны тотып алабыз.Сул кулның баш бармагы да өскә күтәрелә..

Атлансаң әгәр атка,

Егылып төшеп калма.

Песи

Баш бармак һәм нәнчи бармак өскә күтәрелгән. Калган бармаклар йодрыкка йомарланган.
Колагы үрә торган:

“Мияу, мияу, тычканнарның

Эзләрен дә калдырмам”.

Тычкан

Имән бармак һәм нәни бармак бөкләнгән- ул  “колаклар” Урта, атсыз һәм баш бармаклар ябылган һәм сузылган.
Күнегү башта бер кул белән, аннары икенче кул белән, соңыннан- ике  кул белән бервакытта эшләнә.

Кечкеә соры йомгак,

Үзе шук, үзе карак.

Әтәч

Кул өскә күтәрелә. Баш бармак белән имән бармак тоташа- бу “борын”.Калган бармаклар таралып тора – бу “кикирик”.

Нинди матур кикригем,

Беркемгә дә бирмимен.

Тавык

Уч бераз бөгелә.Баш бармак имән бармак белән тоташа. Калган бармаклар алар белән тоташа.

- Ояга күкәй салдым,

- Кыт- кытак,

- Чыгып ал, -дим.

Каз

Учны  почмак ясап кысып,  бармакларны алга сузарга һәм бер-берсенә тоташтырырга имән бармак бөкләнеп баш бармакка терәлә.

Сиңа  карап тора каз,

Чукымасын, тизрәк кач.

Кулланылган әдәбият

Ф.М. Зиннурова, Г.М . Муратова, Л. А. Фәйзуллина, Л. Р. Нигъмәтуллина

“Энҗедәй тезелә сүзләрем”: логоритмика шөгыльләре конспектлары.Түбән Кама:УМҮ, 2011.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 14 (330) выйдет
19 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год