Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Котёнок в гости к нам пришёл (Песи кунакка килгән)
Занятия с детьми
Автор: Закирова Венера Рашитовна   
01.05.2022 06:45

Котёнок в гости к нам пришёл (Песи кунакка килгән)Котёнок в гости к нам пришёл (Песи кунакка килгән)

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Б.Сабасы бистәсе “Гомуми үсеш бирүче төрдәге 5 номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән ата-аналар җыелышы өчен сөйләм теле һәм рәсем шөгыленнән интегральләштерелгән эшчәнлек.

Тема: Песи кунакка килгән

Тәрбияче: Закирова В.Р

16 март, 2022 нче ел

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән ата-аналар җыелышы өчен сөйләм теле һәм рәсем шөгыленнән интегральләштерелгән эшчәнлек.

Тема: Песи кунакка килгән

Максат: йорт хайваннары турында балаларның белемнәрен арттыру

 

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары: песи турында балаларның белемнәрен арттыру; шигырь, сорау-җавап, юаткычлар, уеннар аша сүзлек запасын баету;

Үстерү бурычы: кул чукларынын физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру; хәрәкәт активлыгын үстерү;

Тәрбия бурычлары: балаларда хайваннарына карата мәхәббәт һәм кайгырту хисе тәрбияләү, чиста – пөхтэ эшләргә өйрәтү.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү, сөйләм телен үстерү, нәфасәти үсеш.

Алдан әзерлек эше: балалар белән йорт хайваннары турында сөйләшү, өйләрендә булган йорт хайваннары, аларның исемнәрен сорашу, рәсемнәр карау.

Сүзлек эше: Йомшаккай, йомгак.

Методлар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар, табышмак, практик метод, әңгәмә методы, күрсәтмәлек методы.

Җиһазлар: песи баласы уенчыгы, туплар, һәр балага буяу өчен туп рәсеме, буяулар, пумалалар.

Эшчәнлек барышы.

Оештыру, кызыксындыру этабы.

Балалар түгәрәк ясап, җитәкләшеп басалар.

Тотынышып без басыйк,

Зур бер түгәрәк ясыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Эшебезне без башлыйк.

-Исәнмесез, хәерле кич, балалар. Кәефләрегез ничек? Бүген гадәти генә кич түгел, бүген безгә кунакка әниләребез килде. Әйдәгез әле, әниләребезне дә матур итеп сәламлик.

-Хәерле кич, әниләр!

-Әниләр белән бергә тагын бер кунак килгән, ул безнең янга керергә оялып тора. Аның кем икәнен беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез табышмак әйтәм.

Зур мыеклы, йомшак үзе.

Тычкан тота, сөт ярата. (Песи)

-Дөрес, балалар, безгә кунакка песи баласы килгән. Әйдәгез, песине чакырабыз.

Артикуляцион гимнастика

-Пес-пес-пес-пес. Пес-пес-пес-пес.

-Ясминә, бар әле песи баласын каршы ал, безнең янга алып кер әле. (Бер бала кәрзин белән песи баласын алып керә.

-Песиләр нинди аваз чыгара, ничек кычкыралар әле? Без аны песиләр телендә сәламлик әле.

-Мияу, мияу, мияу

- Исәнме, песи-дускай! Хәлләрең, кәефләрең, исемең ничек?

-Мин – Йомшаккай. Минем кәефем юк, минем белән уйнаучы калмады, бөтен балалар өйләренә кайтып киткән.

-Балалар, Йомшаккайның кәефен күтәрәбезме?

Төп этап.

-Әйдәгез, без песине уйнатыйк, аны юатыйк.

Юаткыч. Без чәбәкәй итәбез

Чәп-чәп, чәбәкәй,

Безнең песи бәләкәй.

Ул акыллы, ул тәтәй,

Килмә монда, кәҗәкәй! Нурия Измайлова

-Ә хәзер песи сезнең белән уйнап ала. Мин сорау әйтеп песине сезгә бирәм, ә сез җавап бирерсез. Бик тырышып җавап бирик, кычкырып, дөрес итеп, алайса ул безгә үпкәләр.

-Песи нинди? (мыеклы, йомшак, кечкенә, матур,...)

-Песи нишли? (Сикерә, йоклый, сөт эчә, тырный, тычкан тота, уйный...)

-Песи нәрсә ярата (Сөт, аш, колбаса, ит, тычкан....)

-Булдырдыгыз, балалар. Йомшаккай бик сөенде.

Физкультминутка.

-Йомшаккай да сез дә арып киттегез. Әйдәгез гәүдәләрне бераз хәрәкәтләндереп алыйк.

Песи йокыдан торгач,

Киерелә, сузыла.

Уңга-сулга борыла,

Бер урында әйләнә. (шигырь сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясау).

-Йомшаккай бигрәк шаян булып чыкты әле, ул тагын сезнең белән уйныйм ди.

Уен. ”Песием, песием, прәс! ”

Балалар кул аркаларын куеп торалар. Тәрбияче “Песием, песием” сүзләрен әйтеп, аларны сыйпап бара. “Прәс! ” сүзен әйткәндә кайсы бала кулын алып, яшереп өлгерми, шул җиңелүче була.

-Ә хәзер яныгызда утырган күршеләрегез белән шушы уенны үзегез уйнагыз.

-Балалар, песи нәрсә белән уйнарга ярата (Йомгак, туплар...)

Тупларны санау.

-Песинең ничә тубы бар (Өч) Берсен яшереп куйсам, ничә кала? (Ике) Тагын берне алып куйсам, күпме кала? (Бер)

Балалар тупларның санын бармаклар ярдәмендә күрсәтәләр.

-Бик яратты Йомшаккай бу тупларны, әйдәгез, без аңа күп итеп туплар ясап бирик, рәхәтләнеп уйнасын. Буяулар һәм мамык таякчыклар ярдәмендә кәгазьдәге тупларны матур итеп буяп куйыйк әле. Әниләребез дә булыша ала.

Балаларга бер тупны буяп күрсәтәм.

Бармак гимнастикасы “Песи балалары”

Безнең песи балалары Ике кулның бармакларын күрсәтәбез.

Унау булган –карагыз!

Ике таза, Кул бармакларын суккалыйбыз.

Ике өлгер,

Ике шаян,

Ике шук,

Ә икесе бәләкәй,

Тик үзләре бик тәтәй.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Балалар һәм әти-әниләр традицион булмаган алым белән, мамык таякчыклар ярдәмендә туп рәсемен буйыйлар.

Йомгаклау этабы.

-Менә нинди матур, торле төстәге туплар килеп чыкты. Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Йомшаккай сезгә рәхмәт әйтә. Без буген кемгә булыштык, кемне сөендердек? Песиләр шат кәефле булсын өчен нишләргә кирәк? Песиләрне һәм башка хайваннарны да кайгыртыйк, аларны яратыйк, ашарларына бирик, кыерсытмыйк, рәнҗетмик!

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год