Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

«Мин бəхетле гаилəм белəн»
Занятия с детьми
Автор: Муртазина Лейсан Вагизовна   
23.07.2015 21:36

«Мин бəхетле гаилəм белəн»«Мин бəхетле гаилəм белəн»

Муртазина Лейсан Вагизовна, воспитатель МБДОУ №52 "Алтынчэч", РТ, г.Альметьевск. Я была ведущей в мероприятии, которое Вам высылаю. Надеюсь Вам понравиться. С уважением к Вам Муртазина Л.В.

Хəерле кɵн, исəнмесез, хɵрмəтле эти – энилэр, балалар, тэрбиячелэр! Исенмесез, мэхтэрэм кунаклар, дэрэжэле хэкемдарлар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр хәм файдалы эшләр генә кылыйк.

Без буген сезнен белэн «Мин бэхетле гаилэм белэн» дип аталган бэйге уткэру унаеннан шушы «Алтынчэч» балалар бакчасы бинасында жыелдык. Тышта яз… Яз – ул мэхэббэт мизгеле. Э бэхетле, бер-берсенэ мэхэббэтлэре ташып торган гаилэлэрне куру бигрэк тэ соенечле. Андыйларга карап сокланабыз. Хэр жэмгыятнен нигезен гаилэ тэшкил итэ. Гаилэлэр тату хэм нык булса, жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы – хэрберебез эчен очсыз- кырыйсыз хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, бэхетле гаилэлэр – бугенге бэйгебезнен тэп геройлары. Бэйге дэвамында без гаилэлэр белэн аларнын гореф – гадэтлэре, кызыксынулары, тэрбия серлэре аша якынырак танышырбыз.

Э хэзер исэ хɵрмэтле эти – энилэр, мэхтэрэм кунаклар, тамашачылар, дэрэжэле хокемдарлар, бэйгебезнен сэбэпчелэре булган хэрмэтле гаилэлэр сезне барыгызны да “Алтынчэч” балалар бакчасыннан балалар матур жыр белэн сэламли.

Жыр «Хуш килэсез кунаклар»

Бик зур рэхмэт сезгэ

Сузне бугенге “Мин бэхетле гаилэм белэн” дип аталган бэйгенен дэрэжэле хэкемдарына, Мэгариф идарэсенен баш белгече, бэйгенен рэисе-Зиганшина Сирина Мəксут кызына суз бирэбез. Рэхим итегез бирегэ.

 Скачать конспект

Хэзер мин сезнэ бугенге бэйгегэ бэя бируче дэрэжэле хɵкемдарлар белэн таныштырып китэм:

(таныштырып киту хэкемдарлар белэн.......)

Аларга гаделлек, тɵгэллек телик

Хэзер гаилэлэр белэн танышып китик:

  1. Таныш булыгыз. «Алтынчэч» балалар бакчасыннан Илаловлар гаилэсе. Ринат эфэнде белэн Резеда ханымнын горурланып сэйли торган кызлары Адилэ хэм Камилэ. Резеда ханым исэ нечкэ кунелле, йомшак табигатьле эни, этилэре- Ринат бик тэгэл, сабыр эти. Рэхим итегез, алкышлар белэн каршы алыйк.
  2. 57 нче балалар бакчасыннан Арслангалиевлар гаилэсе. Алкышлар
  3. 31 нче балалар бакчасыннан Мустафиннар гаилэсе. Алкышлар
  4. 65 нче балалар бакчасыннан Сайфутдиновлар гаилэсе.
  5. 44 нче балалар бакчасыннан Шаймухаметовлар гаилэсе. Бу гаилэдэ балалар бакчасы белэн элемтэ зур чонки Эльвина ханым узлэренен балалар бакчасында шафкать туташы булып эшли. Бу бик жаваплы эш.. Сезгэ аерым алкышлар.
  6. 55 нче балалар бакчасыннан Каримовлар гаилэсе.
  7. 62 нче балалар бакчасыннан Набиуллиннар гаилэсе. Зимфира ханым тарих укытычысы. Гел соклана, горурлана идем тарих укытучылары белэн, чонки эбием гомер буе тарих укытты. Унышлар сезгэ, рэхим итегез чыгышыгыз белэн.
  8. 64 нче балалар бакчасыннан Зариповлар гаилэсе. Зариповлар гаилэсенен байлыгы: аларнын 3 малайлары: Данис, Ранис хэм Рамазан. Энилэре кул остазы икэн, табигый жихазлардан панно ясый икэн. Алкышлар.

Гаилэ бэхете-ил бэхете, ди халык. Э ул бэхетне ир белэн хатын бергэ тудыра.. Гаилэ ул- эти, эни, балалар, баш остендэ бер тубэ, берук фамилиялэр, озын, буыннан- буынга озелмичэ дэвам итуче тирэн тамырлы нэсел жебе. Хэзер, эйдэгез эле хэрбер гаилэ узлэренен нэсел жебе белэн таныштырып китсен. Кэефлэрегез яхшы булсын, теллэрегездэн- бал, ə кулларыгыздан гэл яусын. Мин хэр гаилэгэ унышлар телим, хэерле сэгатьтэ.

Ойдэ имин булсын, диеп,
Туганлык хисен саклыйк,
Жаныбызны жылытучы
Гаилэ исемен аклыйк.

Беренче бирем:

«Таныш булыгыз – минем гаилэ» дип атала.

Хэр гаилэ тирэн тамырлы нэсел жебе-ягъни гаилэлэре белэн таныштырып узачак.

(Бирегэ гаилэлэр чакырыла)

Беренчелэрдэн булып бэйгебезне Илаловлар гаилэсе башлап жибэрэ. Алкышлар белэн каршы алыйк. Рэхим итегез.

(Калган гаилэлэр чыгышы)

Икенче бирем

Яшәгән гомерендә һәрбер кеше нәрсә белән булса да кызыксынырга тиеш. Бэлки менэ шушы мавыгуы, хоббие, кызыксыну гаилэнен ныклыгын, татулыгын тэшкил итэдер дэ инде. Икенче бирем-

«Гаилэгезнен мавыгуы, хоббие, кызыксынуы»

Эйдэгез сузне Илаловлар гаилэсенэ бирэбез. Алкышлар

(Гаилэ чыгышлары).

Тэнэфес

«Сэхнэлэштерелгэн куренеш «Авылдагы эбилэр»»

Уен: «Ачык авыз»

Эбилэр керэ

Хафизә Әйе шул, хәл алыйк әзрәк, төп йортка килен бәрәкәтле аяклары белән килсен, төшкән җирендә аш булсын да таш булсын.

Гыйльмениса Тигез гомер насыйп итсен, бәхетләре ташып торсын.

Бергә Амин Амин

Шулай иттереп, безнең авыл кызларын килен итеп алабыз диген, күрше авылдаш.

Хафизә Алабыз күршекәем, алабыз. Алырдай, асыл егетләребез барда аптырап тормыйбыз.

Гыльм. Үзегездә асыл кызлар беткәндер шул.

Хафизә. Әйе шул күрше тавыгы, күркә булып күренә ди.

Менә кайсы якка бөгәсең икән син, беләсең килсә, безнең кызларга базар бәясе юк әле.

Гыйльм. Үзеңнеке үзәктә, яши бирсен тозакта дисең инде алайса.

Хафизә. Үзебезнеке үзебездән артмас Гыйльминисәттәй, кайгырма, мәхәббәтең төшсә бакага, күл буеннан кайтмассың ди халык.

Гыйльм. Анысы шулай инде кодача, шулай. Теге җырдагы кебек була күрмәсен инде.

Киленнәр эштән кайталар
Берлинны алган кебек
Кайнаналар өйдэ көтә,
Пленда калган кебек.

Хафизә. Алла сакласын инде кодача, тәүфыйклы киленнәргә насыйп булырга язсын. Ярар Гыйльминисәттәй, теге якта кара болыт та күренә, тавыклар да ябылмаган бер булмаса кайта торыйм әле. Сау булып тор.

Гыйльм. Исән сау гына кайт Хафизәкәй.

Онык. Әбием, әбием мин бозауларга су эчерттем, тавыкларга да җим бирдем, бусага төбен дә юып алдым.

Гыйльм. Баланың баласы балдан татлы ди, бигрәкләр дә уңган булгансың инде улым.

Онык. Эш бетте әбием. Эш беткәч, уйнарга ярый бит эйеме.

Гыйльм. Ярый, ярый балам, әйдә улым мин сине Алтынчәч балалар бакчасына гаиләбәйрәменә күнел ачарга алып барам.

Гыйльм. Исәнмесез, саумысыз оланнар. Исәнме Ләйсән сеңлем, менә кунак итеп чакыргач килеп тә җиттем мин.

Ләйсән.. Безнен татар халкынын бик акыллы фикерлэре бар. Аларны без элек – электэн сыналып килгэн мэкаль хэм эйтемнэрдэн алабыз. Алар борынгы эбилэребез – бабайларыбызнын тормыш тэжрибэсе – алар хэзерге конебездэ дэ тормыш маягы булып тора. Шул унаидан эйтеп узасым килэ

Гыйльминисә апа, сине бик табышмак мәкальләргә бик оста диләр. Әллә безнең кунакларыбызны да уйнатып аласыңмы әллә.

Гыйльм. Ярар, Ләйсән сеңлем әйдә әле алайса, кунакларны зирәклектә тапкырлыкта бер сынап карыйм әле. Җәмәгать мин мәкальнең башын әйтермен, ә сез азагын әйтерсе

Алма агачыннан... ерак төшми.
Бала баласы.... балдан тат
Җылы сүз... җан эретә.
Бер кичкә... кер мичкә.

Ләйсән. Рәхмәт инде сиңа Гыйльминисә апа.

Гыйльм. Кара әле Ләйсән сеңлем, минем оныгым да бер уен белә әллә уйнатып алсынмы соң

Ләйсән. Бик әйбәт булыр әйдә әле Мансур энем.

Онык. Без малайлар хәм кызлар белән бик яратып Ачык авыз уенын уйныйбыз. Әйдәгез әтиләр хәм балалар уйнарга чыгыгыз, бергәләшеп уйнап алыйк.

Лэйсэн. Мансур ускэнем, э син белэсенме уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул Алар ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

Уен “ Ачык авыз”.

Жэзэ этилэргэ: Хатыныгыз нинди тэс ярата?

Хатыныгыз йолдызэнамэ буенча кайсы йолдызлык астында туган?

Җазэ бирелэ балаларга: -Эни нинди? (унган, матур, сэйкемле, сабыр, акыллы.)

Ничек без энилэребезне яратабыз икэн. Тикмэгэ генэ татар халкында: «Уч тэбендэ тэбэ пешереп ашатсан да, эниен каршында изге бурычынны ути алмыйсын», дигэн мэкаль бар.

-Эти нинди? (кэчле, эшчэн, унган,)

-Эби-бабай нинди? (сабыр, йомшак кунелле, шэфкатьле).

Олыласан олыны, олыларлар узенне- дип тикмэгэ генэ эйтмилэр шул инде

-Мин? (акыллы, тэртипле, шаян).

Гыйльм. Ярар Ләйсән сеңлем безгә китәргә вакыт. Оныта язганмын мин сезгэ уземнен кунел сандыгында саклый торган истэлекле эйберлэрне курсэтеп китмэкче идем. Менэ алар.... Саубулып торыгыз оланнар.

Ѳченче бирем

Эбиемнен кунел сандыгы!
Нинди серлэр саклый икэн ул?
Гомер буе жыйган хэзинэме,
Эллэ инде кунел бизэгеме,

Нинди серлэр саклый икэн ул?

Истэлекле эйберлэр дигэннэн, безнен килэсе бэйгенен темасы да.

Гаилэгезнен истэлекле эйберлэре.

Тэнэфес: «Ак каен»

«Алтынчэч» вокаль ансамбле

Дуртенче бирем

«Кунак эстэле»

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле милли ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган..

Рэхим итегез Илаловлар гаилэсе. (Гаилэлэр чыгышы)

Әниләребезнең нинди оста пешекче икәнлеген күрдек инде.

«Мин бэхетле гаилэм белэн» дигэн бэйгегэ ахырына якынлашып. Буген без шушы куркэм гаилэлэрнен чыгышларына, осталыкларына карап сокландык. Хормэтле ата – аналар, балалар. Барыгызга да ихлас катнашуыгыз очен зур рэхмэт!

Хокемдарлар кинешлэшкен арада, эйтэсе сузлэрем шул иде:

Гаилэ- тормышыбыз нигезе. Гаилэ нык, тату икэн, димэк, дэулэт тэ, жэмгыять тэ тату дигэн суз. Э гаилэдэ- балалар. «Гаилэдэ шартлар нинди булса, бала да нэкъ шундый булыр» — дигэн боек мэгърифэтче Риза Фэхретдин. Элбэттэ анын сузлэрендэ олы мэгънэ ята. Балалар хакында суз чыккач, эйдэгез эле уйнап алыйк.

Тэнэфес

«Энэ, жеп, тоен» -балалар белэн уен

Җазэ бирелэ: -Эни нинди? (унган, матур, сэйкемле, сабыр, акыллы.)

Ничек без энилэребезне яратабыз икэн. Тикмэгэ генэ татар халкында: «Уч тэбендэ тэбэ пешереп ашатсан да, эниен каршында изге бурычынны ути алмыйсын», дигэн мэкаль бар.

-Эти нинди? (кэчле, эшчэн, унган,)

-Эби-бабай нинди? (сабыр, йомшак кунелле, шэфкатьле).

Олыласан олыны, олыларлар узенне- дип тикмэгэ генэ эйтмилэр шул инде

-Мин? (акыллы, тэртипле, шаян).

Жыр

Менә инде безнең гаилэ бэйгесе ахырына якынлашты. Хэр гаилэ узе бер серле сандык. Эгэр без бугенге бэйгедэ шул сандыкны ачып, андагы хэзинэне сезгэ бераз гына курсэтэ алганбыз икэн, максатыбызга ирешкэн булырбыз. Бугенге бэйгебездэ узлэренен тормыш тэжрибэлэре белэн уртаклашкан, матур кинэшлэрен биргэн эти-энилэргэ зур рэхмэт.

Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди генә кыенлыклар булса да, бу дөньяга нигә килгәнебезне онытмыйк, туганлык җепләрен өзмик. Гаиләләребез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыбыздан авыр сүз ишетми, игелекләрен күреп яшик, аларның шәфкатьлелеге тормышыбызны бизәсен. Борынгы гореф-гадәтләрне саклыйк һәм яңаларын булдырыйк.

Киләчәктә дэ балалар бакчасы белән гаиләнең элемтәсе өзелмичә тагын да тыгызрак булсы дигән теләктә калабыз.

Бер-берегезгэ терэк-таяныч булыгыз! Узегез кабызган мэнгелек гаилэ учагын саклагыз!

Безнен татар халкынын шундый эйтеме бар: «Уз кучтэнэчен белэн чэй эчсэн, гомерен озын булыр» дигэн бик дорес суз. Эйдэгез табынга рэхим итегез.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 14 (330) выйдет
19 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год