Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

ЗАНЯТИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ "Туган илем — алтын бишек"
Занятия с детьми
Автор: Нуртдинова Лейсан Замиловна   
05.03.2015 19:46

ЗАНЯТИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ "Туган илем — алтын бишек"

БЕЛЕМ БИРҮ БУРЫЧЛАРЫ: Татар халык авыз иҗаты аркылы туган ил, туган тел турындагы белемнәрен киңәйтү. Татарстан әләме, туграсы турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең төсләрен, аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Нурлат аның эшчән халкы, табигате, туграсы белән таныштыру. Нурлат турындагы белемнәрен слайдлар ярдәме белән тулыландыру.

Үстерү бурычлары: балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерү. Балаларның сүз байлыгын арттыру. Уйлау, фикерләү сәләтләрен, тапкырлык, зирәклек, игътибарлылыкларын үстерү.

Тәтбия бурычлары: туган ягыбызга карата горурлану хисе тәрбияләү, аны ярату, аның табигать – байлыгына соклану, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: актив сүзләр: калфак, түбәтәй, читек, ак чәчәк, шәҗәрә. Пассив сүзләр: хәерле иртә, ак барс, нурлы ат, Татарстан туграсы, әләм.

Җиһаз: Татарстан туграсы, нурлат тугрсы, әләмнәр, Нурлат турында слайд, музыка, музейга бару слайды, фланеллеграф, ромашка чәчәге, Нурлат турында китаплар, түбәтәй, кульяулык, альбомнар, ручкалар, кәгазь битләре, магнитлы хәрефләр, бүләккә флаглар, дидактик уен “Гаилә агачы”.

Алдан үткәрелгән эш: Нурлат музеена экскурсиягә бару; папкалар, альбомнар, китаплар карау, уку; мәкальләр, шигырьләр өйрәнү, Татарстан улы мин” җырын өйрәнү.

Тәрбияче әзерлеге:, музейга, татар кабинетына экскурсиягә бару, китаплар уку. Дидактик материал әзерләү. Слайдлар ясау.

Шөгыль барышы:

“Нурлатым “ җыры астында балалар залга керәләр. Экранда Нурлы ат рәсеме тора.

Т-че: балалар әйдәгез кунаклар белән исәнләшәбез.

Бергә: Хәерле иртә алсу таңнарга

Хәерле иртә зифа талларга

Хәерле иртә назлы җилемә

Хәерле иртә туган җиремә.

Т-че: әйе, туган җиремә. Без хәзер генә тыңлап киткән көй дә нәкъ менә туган ягыбыз Нурлатка багышлап язылган көй ул. Балалар нәрсә соң ул туган ил?

Туган ил ул әни, әти, әби, бабай, туган өй, туган тел, балалар бакчасы, һ.б.

Туган ил турындагы шигырьләрне сөйләп китәбез:

1 бала: Туган ил ул – алтын арышлар.

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

2 бала: Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем Татарстан.

3 бала: Туган ягым – Нурлатым,

Мин сине бик яраттым.

Минем белән бергә син,

Матурланып үсәсең.

4 бала: Туган ягым – яшел бишек.

Туган ягым – Нурлатым

Сабан туе атыдай син,

Син минем нурлы атым.

5 бала: Татлы шикәр, йомшак күмәч

Синдә ашыйм Нурлатым,

Шатлыкларым чиксез минем,

Рәхмәт сиңа Нурлатым.

Т-че: Сез туган илегез Нурлатта яшисез, туган телегездә сөйләшәсез, сез нинди бәхетле балалар. Әйдәгез “Мәкаль әйтеш” уены уйнап китәбез. Туган ил турында нинди мәкальләр беләсез икән.

- Туган илем – алтын бишек.

- Туган илем – туган өем

- Туган илем – туган телем

- Туган ил бер генә, кадерен бел генә.

- Иң татлы тел туган тел.

- Иленнән аерылган, канаты каерылган.

Туган ил ул әни кебек бик кадерле, кая китсәң дә туган ягыңны сагынып кайтасың. Туган якның һавасы да чиста. Суы да тәмле. Мин сезгә Нурлатның килеп чыгышы турында бер әкият сөйләп китәм, ни өчен аны “Нурлы ат” дип атаганнар икән.

Бик күп еллар элек безнең шәһәребез урынында булган ди бер генә йорт. Анда бер апа белән бер абый яшәгәннәр ди. Йорт яныннан поездлар узып китә дә сәлам биреп кычкыртып китәләр ди.

Бервакыт кичкә каршы бер юлаучы бу йортка килә дә кунарга сорый. Бу кешенең аты да була. Юлаучы кунак булып, ял итеп, кунып иртән китеп тә бара. Хуҗалар иртән урамга чыксалар анда бик матур ат ишек алдында йөри ди. Юлаучы бу хуҗаларга үзенең атын бүләк ясап калдырган. Менә ул нинди матур нурлы ат (күрсәтә).

Шул көннән башлап бу тукталышны “Нурлы ат яки Нурлат” дип калдырганнар ди.

Ошадымы сезгә әкият?

Шул көннән алып Нурлатыбыз һәркөн үскән, зурайган, матурланган.

Нурлатыбыз нинди матур, гүзәл, бай шәһәр икән бүгенге көндә шуны карап китик әле, экранга карыйбыз.

“Нурлат” турында видеофильм. Тәрбияче таныштырып бара.

Хәзер сезнең туган ил турындагы белемнәрегезне тикшереп китик:

“Сорау-җавап” уены.

- без нинди республикада яшибез?

- республиканың башкаласы нинди шәһәр?

- Татарстанның президенты кем?

- Татарстанның туграсына нәрсә сүрәтләнгән?

- Нурлат туграсына нәрсә сүрәтләнгән?

- “Шүрәле” әкиятен кем язган?

- безнең балалар бакчасының исеме ничек?

- әтиемнең әтисе кем була?

- әниемнең әнисе кем була?

- укучыларны кем укыта?

Айгөл безнең Татарстан әләме турында сөйләп, сезне таныштырып китсен әле.

Өч төс балкый безнең байракта

Ак төс – намус төсебез

Яшел төс – яшәү яме.

Кызыллыкта чагыла көчебез.

Шулвакыт-ак чәчәк (ромашка) тоткан белмәмеш керә, үзе көйли ля-ля-ля.

Белмәмеш: исәнмесез балалар.

Т-че: исәнме белмәмеш

-синең кулда нәрсә ул?

- әй чәчәк инде шунда, әни бирде.

- нинди чәчәк соң?

Б-ш: белмим.

Т-че: белмәмеш белми, бәлки сез беләсездер?

Б-р: ромашка – ак чәчәк.

Б-ш: мин аның белән уйный торган бер уен беләм. “Ак чәчәк” дип атала.

Кемгә карап туктыйм шул минем чәчәкнең таҗын ала һәм кире ягындагы рәсемне әйтеп бирә. Уйнап китәбезме?

Т-че: Уйныйбыз бергә, әйдәгез түгәрәккә басыйк балалар. Таҗның артында төрле рәсемнәр була шуларны атап китәбез: — татарстанның презеденты, россия презеденты, читек, Г.Тукай, Муса Җәлил, Татарстан әләме, россия әләме, Нурлат туграсы, Татарстан туграсы.

Белмәмеш ярар мине әни көтәдер озак йөрмә диде, мин китим инде.

Балалар белмәмешнең “ Ак чәчәк” уены ошадымы?

Т-че: Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Туган ил әти һәм әни, әби һәм бабай дидек. Бер уен уйнап китәбез. “Гаилә агачы “дип атала яки “Шәҗәрә ”. Сезнең гаиләгездә кемнәр бар икән белеп китик әле. (балалар агачны идәндә төзиләр)

Т-че: танышып та китик инде. Айгөлнең өйләрендә кемнәр яши икән? (сөйләп китәләр). Нурлатта балалар татар, рус, чуваш, мари, башкорт халыклары яши. Ә татар халкының яраткан уеннарыннан берсе “Түбәтәй”- түгәрәккә басыгыз әле уйнап китәбез.

Кемдә түбәтәй туктый шул милли бәйрәм әйтә.

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды. (3-4 кат уйнала).

Табышмак уен –башваткыч. Һәрберегез ручка, битләр алабыз. Һәрбер хәрефне рәттән язып барабыз. Ләкин тактада да эшне дәвам итәбез.

Н – Нурлат җир астыннан нәрсә алалар? (нефть)

У – җәен киенә, кышын чишенә? (урман)

Р – балалар дәфтәргә нәрсә белән язалар? (ручка)

Л — үзе сары төстә, үзе әче, үзе җиләк? (лимон)

А – алма! Дисәң дә алалар,. Нәрсә соң ул балалар? (алма)

Т – “Су анасы” әкиятен кем язган? (Г. Тукай).

Һәрбер сүзнең баш хәрефен язабыз. Инде нинди сүз килеп чыкты хәзер укып китәбез.

НУРЛАТ- сүзе, бик булдырдыгыз балалар.

Әйдәгез утырып ял итик, туган җиребездә яшәгән шагыйрьләр белән танышып китик.

Матур тышлы китап Роза апа Мәсләхова Нурлатка багышлап нинди матур шигырь язган тыңлап китегез әле. (шигырь укыла).

Безнең Нурлатта мәдәният йортында музей урнашкан. Килгән кунаклар да аны күрмичә китмиләр. Безнең музейга барган сәяхәтне карап китик әле.

(Музейга экскурсиягә бару презентациясен карап китү)

Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Һәрберегезгә матур Татарстан әләме бүләккә тапшырабыз. Шундый матур, төгәл һәм дөрес итеп җавап бирдегез. Бик җитез, өлгер һәм булдыклы балалар икәнсез. Кунаклар белән бергәләп саубуллашабыз һәм төркемгә кайтабыз.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год