Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Конспект: “Яз килә” «К нам пришла весна»
Занятия по теме "Весна"
Автор: Назмеева Эльмира Фанисовна   
10.09.2015 23:48

Конспект: Яз килә «К нам пришла весна»Конспект: “Яз килә” «К нам пришла весна»

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен шөгыль.

Максат: яз билгелэрен ныгыту.

Тэрбия бурычы: балаларда белеем биру эшчэнлегенэ хэм бер-берсенэ карата унай монэсэбэтлэр, матурлыкка соклану хислэре тэрбиялэу.

Устеру бурычы: бэйлэнешле сойлэм кунекмэлэрк устеру, эйлэнэ-тирэ донья турында кузаллауларын кинэйту.

Белем биру бурычы: Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү. Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын, нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү. Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсен үстерү.

 

Топ белем олкэсе: аралашу.

Белем биру олкэлэренен интеграциясе: танып белу, сэламэтлек, социальлэштеру.

Методик алымнар хэм чаралар: “Яз” темасына әңгәмә, “Яз” темасына кагылышлы рәсемнәр карау, сорау – җавап эше, иҗади эш.

Жихазлау: язгы табигать тошерелгэн рэсемнэр, магнитлы такта, карточкалар, рәсем-схемалар.

Сузлек остендэ эш: боз сөңгеләре, күлләвекләр, гөрләвеклэр.

Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

Алдан уткэрелгэн эшлэр: саф хавада йоргэндэ язгы табигатьне кузэту, энгэмэ уткэру, эдәби әсәрләр уку, “Яз” темасына рәсемнәр карау.

Эшчэнлек барышы

Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар

Тэрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга

бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!

Тэрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак сөйләп китәм, ә сез игътибар

белэн тыңлагыз әле…

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара?» (Яз)

Балалар: Яз ае.

Тэрбияче: Әйе, яз. Ни өчен соң яз? Cез каян белдегез?

Балалар: (балалар жавабы) Яз көне кояш яктырак яна…боз эри …

Тэрбияче: Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүген без яз

турында сөйләшербез.

Рәсемнәр кулланып, “яз” турында сөйләп аңлату.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, рәсем-схемалар буенча яз күренешләрен әйтеп,

җөмләләр төзеп карыйк һәм тулы итеп җавап бирәбез…

(Балаларга кояш, үсемлекләр, җәнлекләр, кеше сурәтләнгән рәсемнәр тәкъдим ителә).

Балалар бу рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар, кешеләр сүзләрен кулланып, яз турында сөйлиләр.

Тәрбияче: Язгы табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче: Яз көне җәнлекләр үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче: Яз көне кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар.

Тәрбияче: Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач…

Тәрбияче: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып җылы якларга

очып китәләр?

Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа

күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар: Кешеләр җылы киемнәрен салалар. Кешеләр бакчада эшли башлыйлар. Балалар көймә йөздереп уйныйлар. Балалар агач утырталар. (Бер – ике баладан хикәя төзеп сөйләтү)

Сүзле уен «Яз килә».

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып, ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый,

«Тышка чык» дип, безне алдый.

Сикергеч, туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый-җырлый.

«Кем кубрэк суз йтэ» (Туп белән уен)

Балалар (с) авазы кергэн сузлэр уйлап эйтэлэр. (сарымсак, сарык, сабын, сыер, сэгать, солге, кэбестэ, песи, сыерчык, арыслан, слива, савыт, велосипед, себерке, автобус…)

Слива сузенэ аваз анализы ясау:

Слива – 5 хэреф, 5 аваз, 2 ижек.

  1. Бу аваз сузыкмы, тартыкмы? Моны исбатла.
  2. Сузык аваз нинди фишка белэн билгелэнэ? Сузык авазларны без ничек таныйбыз? (сузык авзларны эйткэндэ, иреннэр дэ, тешлэр дэ, тел дэ комачауламый.)
  3. Тартык аваз калын эйтелэме, эллэ нечкэме?
  4. Калын эйтелэ торган тартык аваз нинди фишка белэн билгелэнэ?

Хикәя. (Тәрбияче хикәясе)

Менә ямьле яз килде. Якты Кояш көлеп җирне җылытты. Карлар эри башлады, җирдә күлләвекләр тора, тубәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, түбәдән тамчылар тама, көннәр озыная, төннәр кыскара, кошлар җылы яклардан очып кайталар. Челтер-челтер итеп гөрләвекләр ага. Аккан суларны Гөрләвек дип атыйлар. Агачларда бөреләр барлыкка килә. Балалар шатланышып гөрләвекләрдә көймәләр агызып уйныйлар.

Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? Әти –әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез? Балалар фикере тыңлана)

Тәрбияче: Бик актив катнашучылар … Афәрин! Әйдәгез, саубуллашыйк. Сау булыгыз!

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 11 (327) выйдет
31 марта 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год
Скачать Номер 47 (316) за 2023 год
Скачать Номер 46 (315) за 2023 год