Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Ставим сказку с детьми "әкияттә кунакта"
Театральные занятия
Автор: Нуртдинова Лейсан Замиловна   
05.03.2015 19:52

Ставим сказку с детьми "әкияттә кунакта"

Әкияттә кунакта

Максат: балаларны эмоциональ әкиятне кабул итәргә өйрәтү; әкияттәге сүзләрне истә калдыру һәм сәнгатьле итеп сөйләп бирү, диологик сөйләм телен үстерү; кул моторикасын ныгыту, үзара татулык, үз-үзеңне сәхнәдә матур тотучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: өй макеты, агачлар, куян, төлке, аю, бүре, ипекәй киемнәре, поднос, тозлы камыр, салфеткалар, әби киеме, кечкенә булочкалар, өстәлләр, 5 урындык, сандык.

Алдан эшләнгән эш: сентябрь, октябрь, ноябрь, айларында башланган эшкә йомгаклау дәресе.

-хайваннарны аерым, аерым карап, танышып китү.

-әкият белән таныштыру.

-әңгәмәләр үткәрү.

-әкиятне сәхнәләштереп китү.

-бармак театры уйнау.

-әкиятне сәхнәдә уйнап китү.

Шөгыль барышы:

(әби өй янында басып тора, балаларны каршы ала)

Әби: исәнмесез балакайларым, исән-сау гына килеп җиттегезме?

Б-р: исәнме әбекәй

Әби: менә күпме б-р миңа кунакка килгән икән, әйдәгез утырышыгыз минем янга менә шулай.

Айгөл: безнең әкият тыңлыйсыбыз килә.

Әби: шулаймени? Ярар соң алайса, тыңлап китегез, мин сезгә йомры икмәк әкиятен сөйләп китәм. Сез үзегез дә миңа булышырсыз дип уйлыйм.

-яшәгән ди, булган ди әби белән бабай, менә шундый бер өйдә. Бервакыт бабайның ипи ашыйсы килгән икән.

-әбекәй ипи пешер әле, — ди икән. Әби әкрен генә амбарга чыга да, ни бар онын җыйгалап алып керә һәм камыр изә. Әйдәгез сез дә минем белән бергә камыр изәргә. (балалар әби белән бергәләп өстәл тирәли басалар да камырны чәбәкләргә тотыналар).

Әби: менә шулай, менә шулай итеп камыр басабыз, җылытабыз (камырга өрәләр). Ә хәзер уч төбендә әвәлибез. (бармаклар белән камырны әвәләп түгәрәкләр ясыйлар).

Әби: менә булды да балакайларым. Куегыз ипекәйләрегезне менә шушы савытка, без аларны тәрәзә төбенә куябыз бераз күперсеннәр өчен.

Кабатлыйбыз: күперсеннәр.

Әби: ә хәзер килегез сандык янына мин сезне әкияткә кертәм. (сандыктан киемнәр алып

балаларны хайван киемнәренә киендерә һәм алар агачлар артына тезелешеп утыралар.)

Әби әкиятне дәвам итә: ипекәй тәрәзә төбендә утырган, утырган, утырган да аңа күңесез булып киткән. Озак уйлап тормаган сикереп төшкән дә урман буйлап чабып киткән икән бу. Бара икән, бара икән каршысына куян килеп чыккан ди.

Куян: Мин куян озын колак

Үзем буламын уркак.

Яратам мин бигрәк

Кәбестә, үлән, кишер.

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама ине куян, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым, синнән дә качам.

Әби: шулай ипекәй куяннан качып китә, каршысына бүре килеп чыга:

Бүре: Мин бүре булам

Урманда йөримен,

Бозаулар эзлимен

Ипекәй, ипекәй

мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама мине бүре, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

синнән дә качам

әби: ипекәй бүредән качып китә, ләкин каршысына аю килеп чыга.

Аю: мин аю булам

Аягым лап-лап

Урманда йөримен

Баллы җиләк ашыймын

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм

Ипекәй: ашама мине аю мин сиңа җыр җырлыйм.

Ипекәй: ашама мине бүре, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

Мин бүредән дә качтым

синнән дә качам

әби: ипекәй тагын урман буйлап чабып киткән. Ул качып барганда каршысына төлке килеп чыккан ди

төлке: Мин төлке хәйләбай

Яратам мин тавык

Яратам мин ипекәй

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама мине төлке, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

Мин бүредән дә качтым

Мин аюдан да качтым

Синнән дә качам

төлке: тукта әле ипекәй мин бит ишетмим. Менә минем борыныма утырып җырла әле.

Ипекәй: (якынрак килеп баса да җырлап җибәрә).

Мин ипекәй, ипекәй

Ә төлке аны кулыннан тотып алып керкеп китә)

Әби: ә төлке ипекәйне ашаган да бетергән ди, шуның белән әкият тә тәмам булган ди.

Ә хәзер кемнәр әкияттә катнаштылар чыгыгыз әле бирегә. (балалар сәхнәгә чыгып басалар, әби аларны таныштыра).

Балалар сезгә әкият ошадымы?

Әби: ә кайсы хайван ипекәйне ашаган?

Балалар: төлке ашады

Әби: бик дөрес балакайларым, менә үзегез әвәләп ясаган ипекәй нинди тәмле булып пеште, төркемгә кайткач ашарсыз яме. Сау булыгыз балалар

Балалар: сау бул әбекәй (төркемгә кайтып китәләр).

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 11 (327) выйдет
31 марта 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год
Скачать Номер 47 (316) за 2023 год
Скачать Номер 46 (315) за 2023 год