Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Конспект для средней группы “Учим цвета"
ИЗО детям
Автор: Гулия Садреева   
23.04.2014 14:45

Конспект для средней группы Учим цветаЦель:
Активизировать речь детей, привлекая их к договариванию и проговариванию песенок и потешек. Закрепить знания детей об основных цветах и оттенках. Развивать мелкую моторику рук.

Конспект “Төсләр дөньясында”


Максат:
- балаларга  табышмакларга  җавапны уйлап  табуны өйрәтү;
- күзаллау  сәләтләрен үстерү;
- тасмаларны төзү һәм санау  күнекмәләрен ныгыту;
- тирәлектә  табигатькә  карата  игътибарлылык тәрбияләү. Скачать полный конспект

Җиһазлау: табигать рәсеме (бер  рәсем  төсле,  икенчесе  төссез); салават күпере төшерелгән рәсем;  үсемлек,җиләк-җимеш, тиен, күк җисемнәре ясалган рәсемнәр; төсле кәгаздән киселгән тасмалар һәм  силуэтлар, зур ватман.

Эшчәнлекнең барышы:
Тактада  бер  үк  төрле рәсемнәр  эленгән (бер  рәсем  төсле,  икенчесе  төссез).
Тәрбияче:
- Балалар,  әйтегез  әле  миңа,  бу  рәсемнәрнең  кайсысы  сезгә  ошый?  Ни  өчен  төслесе?  (Балаларның   җавапларын  алу)
Балаларның  җаваплары (төрле  төсләргә  буялганы, ….).
Тәрбияче  балаларның  җавапларын  хуплап  сорауга   җавапны  йомгаклап куя:
- Төсле  булганга бу  рәсем  матур  булып  күренә, тирә  ягыбыз  төрле  төсләрдән  булганганда  гына    безнең   тирәлегебез  матур  була.
Тәрбияче:
- Ә  хәзер  табышмак әйтәм, ә  сез  миңа җавабын  әйтерсез.

Бер  яктан  икенче  якка
Төсле күпер  салганнар?
Ул  нәрсә?
Балалар:
- Салават  күпере.
(Тактага  салават  күпере  төшерелгән рәсем эленә.)

Тәрбияче:
Күктәге   салават  күпере
Ярларны  тоташтыра
Төрле  төсләрне  кушып  бизәп  куя  дөньяны.
Кем  белә, кем  әйтә,
Кем  санап бирә,
Ничә  төс барлыгын  монда?

(Балалар  тәрбияче  белән  бергәләп салават күперен  саныйлар.)

Тәрбияче:
- Ә  хәзер  төсләрнең  һәрберсе  турында  сөйләшеп алыйк.
Кызарып  помидор  пешә,
Эссе  җәйләрдә,
Кояш  кыздыра
Җиләкләр  пешә.
(Кызыл  төстә  нәрсәләр  үсә, нәрсәләр була?)

Төне  буе төлкегә
Кишер керә  төшенә
Кызгылт  сары  төсле
Төлкегә  охшаган  коерыгы (Тиен)
(Кызгылт сары  төстә нәрсәләр  була?)

Яшел чирәм  эчендә
Сары  кояш  ялтырый.
Сап-сары чеби
Карап  тора  аптырый (Тузганак)
(Сары  төстә  нәрсәләр була?)

Ямь- яшел  урман,
Кырлар  яшәргән,
Чирәмнәр  үскән,
Яшь  нарат кызы  сакла  байлыкны  (Чыршы)
(Яшел төстә нәрсәләр  үсә һәм  була?)

Купшы  болытлар йөзәләр  күктә,
Кояш  елмая  зәңгәр күкләрдә,
Минем  өстә дә, сезнең өстә дә (Болытлар)
(Зәңгәрсу  төстәге  предметлар)

Сезгә дә кызык
Миңа да кызык
Әле  генә зәңгәрсу төсле  иде  бу  диңгез,
Шул  арада  әйләнде  зәңгәр төскә.
Дулкыннар бер-берсе  белән
Сүзгә киләләр.
Җил  ачуланды,
Давыл  куптарды
Шуңа да төсе аның  үзгәрде.
(Зәңгәр  төстә  нәрсәләр була?)

Бакчаларда  пешә  баклажан
Мактанып  куйды
Менә  минем  нинди
Яшел эшләпәм.
(Шәмәхә  төстә  нәрсәләр  үсә, ниләр  күргәнегез  бар?)

Балаларның  җаваплары  (һәрбер баланың өстәлендә  предметлар  төшерелгән   рәсемнәр  куела шулар ярдәмендә җаваплар алына)


Физминутка
Төрле-төсле  күбәләкләр очалар  болыннардан.
Без  атлыйбыз  бер-бер  артлы,
Шул  болыннардан
Бер,ике,өч, дүрт… .

Уен: ”Салават  күперен  төзе”


Тәрбияче:
- Ә хәзер  өстәлдәге  тылсымлы  конвертларны ачып, төсле  тасмалардан  үзегезнең   салават  күперен  төзеп  күрсәтегез.
- Ә  хәзер  бергәләп  саныйбыз.
Балаларның   эшләнгән  эшләрен  тикшерү.
Тәрбияче:
- Без  барлык  төсләрне дә  белдек,  күрдек , үзебез дә  шул  төсләргә  карап  рәсем  ясарбыз.
Балалар  тәрбияче  ярдәме  белән  әзер  кәгазьләрдән  зур  ватманга  рәсем  ясыйлар (Табигать кочагында).

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год