Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Нәфис сәнгать өлкәсеннән турыдан-туры белем бирү эшчәнлегеннәң план-конспекты Тема: «Сары күлмәкле тузганак».
Педагогика
Автор: Тансылу Хакимова   
21.05.2014 01:56

Нәфис сәнгать өлкәсеннән турыдан-туры белем бирү эшчәнлегеннәң план-конспекты
Тема: «Сары күлмәкле тузганак».
I кечкенәләр төркеме.
Максат: балаларны нетрадицион кисеп ябыштыру ысулы белән таныштыру; салфеткадан түгәрәкләр формалаштыру һәм аларны ябыштыру; сары төсне ныгыту; беренче язгы чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтү; эш эшләгәндә мөстәкыйльлек, пөхтәлек һәм табигатька мәхәббәт тәрбияләү; кул чуклары мускулларын ныгыту.
Интеграция белем бирү өлкәсе: нәфис сәнгать, танып белү, социализацияләү, коммуникацияләү, музыка, физкультура.
Сүзлек өстендә эш: тузганак, сары, бал корты.
Материаллар һәм җиһазлар: ак төстәге кәгазь битләре, алдан киселгән дүрт почмаклы сары төстә салфеткалар, уенчык – бал корты, ИКТ куллану (аудио язу “Чыпчыклар тавышы”, Римский-Корсакның “Бал корты очу” көе, презентацияләр “Язгы урман”, “Тузганак аланы”).
Алдан алып барылган эш: саф һавада күзәтү; тузганак рәсемен карау; тузганак ясау. Д/у: “Чәчәкләр җый”, “Кая үсә?”, “Зур-кечкенә”.
Шәхси эш: салфеткадан түгәрәк әвәләргә күнектерү (Самира, Раиль, Карим).
Белем бирү эшчәнлегенен барышы:
Тәрбияче: Бүген без язгы урманга барабыз. Әйдәгез, бер бер артлы басыгыз. Үләннәрне һәм чәчәкләрне таптамас өчен, бөҗәкләргә басмас өчен тар сукмактан без барабыз. (“Язгы урман” презентациясе куела).
Ритмик күңегү (тәрбияче артыннан баралар)
Без язгы урманга бормалы юлдан барабыз.
Карагыз әлә, карагыз әле ничек матур монда.
Урман өчендә без барабыз
Һәм аюны очратабыз. (Аю хәрәкәте белән бару)
Аланда куян сикерә, бик күңелле анарга. (Сикерәләр)
Без барабыз, без барабыз, күңелле безгә. (Түгәрәк буйлап баралар)
Тигез сулыш алабыз, безгә бик җиңел. (Туктыйлар)
Тәрбияче: Менә без урманга килеп тә җиттек. Ничек монда матур! Яз килә, күңелле көй алып килә!
Аудио язу «Чыпчыклар тавышы»
Тәрбияче: Яз килде! Кояш күренде. Чыпчыклар җылы яктан очып килделәр. Беренче чәчәкләр күренделәр.
- Ниндий чәчәкләр минән? (умырзая, тузганак, лалә, нәркис, мимозалар).
- Дөрес балалар!
- Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез уйлагыз ниндий чәчәк турында ул.
Бер чәчәк бар дөньяда
Анарга өрсән - ул юкка чыга. (Тузганак )
(Тузганак аланы” презентациясе куела).
- Балалар, карагыз әлә, ниндий матур тузганак.
- Нәрсә белән тузганак кояшка охшаган? (Шундый ук түгәрәк һәм сары төстә). Дөрес. Бик яхшы.

(тәрбияче шигырь укый)

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

- Менә ниндий тузганак була. (Балалар чәчәк карыйлар). Нәрсә бар тузганакта? (яфрак, тамыр,сабак, чәчәк) (тузганак күрсәтү).

Тузганак – бик матур чәчәк. Кояш белән бергә тора. Яңгырлы көнне чәчәкләрен күрсәтмий, япкан килеш тота.

Бармак гимнастикасы «Чәчәк»

Тузганак аланда үскән,

(кулларны чәчәк формасында бергә куярга)

Язгы иртән таҗ яфракчыгың ачкан.

(кулларны ачу, бармакларны аеру)

Бөтен таҗ яфракчыклар матурлар.

(бармакларны аеру һәм берләштерү)

Җир астында тамырлар җәяләр!

(кулларны берләштерү, бармаклар селкетү.)

Кич. Сары чәчәкләр таҗ яфракчыкларын ябалар.

(бармакларны берләштерү.)

Башларны куеп тыныч йоклап китәләр.

(кулларны итәккә кую.)

Тузганак кырыена бал кортлары һәм күбәләкләр очып килделәр. Алар хуш исле нектар эчәләр.

(Римский-Корсакның “Бал корты очу” көе куела)

- Балалар, нәрсә безелдей? Нәрсә минән ул?

- Дөрес, бал корты! (уенчык бал корты күрсәтелә)

- Исәнме, бал корты!

-Исәнмесез, балалар! Ниндий матур чәчәк сездә бар. Мин дусларым белән йокыдан уяндым, ә чәчәкләр юк. Сездә генә курдем. Кызганыч, ул сездә берәү икән. Дусларымның да тузганак нектарын эчәселәре килә иде.

- Балалар, бал кортлары бик күп, ә чәчәк берәү генә. Нишләргә безгә? (балалар җаваплары).

- Әйдәгез, урыннарыбызга утырабыз.

- Игьтибар белән карагыз әлә. Безнен тузганакнын сабагы һәм яфрагы бар. Ә нәрсә юк?

- Нишләргә безгә?

- Дөрес, салфетка алып түгәрәк ясыйбыз һәм аны ябыштырабыз.

(балалар эшләгәндә тыныч көй куела.)

- Ниндий матур чәчәкләр килеп чыктылар. Хәзер аларны бергә җыябыз да һәм безнең тузганак аланы була. (Балаларның эшләре паласка урнаштырыла).

-Кем безгә кунакка очып килде? Нәрсә без бал кортына ясадык? Самира, ниндий төстә тузганак? Бик яхшы балалар! Бал кортына сезнен чәчәкләрегез бик охшаган. Ә хәзәр безгә урманнан өйгә кайтырга кирәк.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год