Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Фейсбук

Подписаться на facebook.com
“Безнең гаилә - тату гаилә” бәйрәменең сценариесы
Педагогика
Автор: Гульнур Нигматуллина   
05.03.2014 12:41

Гаилэ бэйрэме  мэктэпкэ эзерлек торкеменэ йоруче балалар хэм  аларның  ата-аналары  катнашында  уткэрелэ.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)

1 нче бала.

Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

2 нче бала.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

3 нче бала.

Бүген - гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче бала.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

“Балачак бәйрәмнәре” дигән җырның язмасы (Р. Миңнеллин сүзләре, Р. Курамшин көе)яңгырый.

Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?

I конкурс.  “Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

1.“Иңне – иңнәргә терәп,

Әби – бабага кирәк

Балаларга без терәк

Булып яшәргә кирәк.”

2.“Картайганчы, тигезлектә

Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!”

3.“Алдашмаска, адашмаска,

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга  уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?

IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

-Ә  хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

IV конкурс.  “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.

V конкурс.  “ Бала белән булган кызыклы хәл” .

(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!

VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?

VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

VIII конкурс.  “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?

IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.

5 нче бала.

Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

6 нчы бала.

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)

Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?

Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.

Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?

Нигә елап торасың?

Бичура.

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р... (елый). 

Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп  еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме - мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)

И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.

X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)

Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!

XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән  гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)

-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.

Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.

Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып  баручы (балалардан сорый)            Балалар(барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     - Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     - Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк?                       - Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Туган телебез кирәк.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Барысы  бергә  басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм

нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”,

“Иң  тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.

Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез!  Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)

Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.

 

Журнал

Дошкольник.РФ

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru

Ближайший номер 7 (116) выйдет 1 июля 2019

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 6 (115) за 2019 год
Скачать Номер 5 (114) за 2019 год
Скачать Номер 4 (113) за 2019 год
Скачать Номер 3 (112) за 2019 год
Скачать Номер 2 (111) за 2019 год
Скачать Номер 1 (110) за 2019 год
Скачать Номер 12 (109) за 2018 год
Скачать Номер 11 (108) за 2018 год
Скачать Номер 10 (107) за 2018 год
Скачать Номер 9 (106) за 2018 год
Скачать Номер 5 (29) за 2012 год
Скачать Номер 4 (28) за 2012 год
Скачать Номер 3 (27) за 2012 год
Скачать Номер 2 (26) за 2012 год