Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Әниемә бүләк. ( 2 кечкенәләр төркеме өчен )
Педагогика
Автор: Фаниля Усманова   
02.05.2014 00:31

Алып баручы.Хәерле көн,безнең  иң  кадерле  кунакларыбыз-әниләр,әбиләр,бакчабызның  барлык хезмәткәрләре!Сезне барыгызны да бәйрәм  белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат,сәламәт,бәхетле булыгыз.Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.
Март аенда,кар  өстендә
Кояш  НУРЛАР уйната.
-     Яз килә,каршы алыгыз.
Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез,җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр,әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме.
1 нче бала.  Кояш көлә,мин  елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
2 нче  бала. Син, әнием, минем өчен
Бу  дөньяда бер генә.
Елмайганда  йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
3 нче бала.   Бәйрәм  бүген, бәйрәм, диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнне
Әти  дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
4 нче бала.   Без сине бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзеңә
Бер  матур җыр җырлыйбыз.

“Әни иртүк тора”җыры
Балалар утыралар.
Алып баручы. 8 нче Март – үзенә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде  ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә  кем ничек котлый, хәзер аны карап үтик. 
Музыка астында песи баласы Шукбай скерә.
Шукбай. Мияу,мияу!
Алып баручы.Кая барасың,Шукбай,бик ашыгасың бугай?
Шукбай. Мияу,мияу!Бу нинди сорау?
Әниемнең бәйрәме, шуңа ашыгам.
Алып баручы. Белдек,белдек. Шукбай,Ә СИН ӘНИЕҢНЕ БӘЙРӘМ БЕЛӘН НИЧЕК КОТЛАРГА ҖЫЕНАСЫҢ?
ШУКБАЙ. Ә МИН ӘНИЕМ ТУРЫНДА ШИГЫРЬ СӨЙЛИМ.  
КҮРӘСЕЗМЕ,БҮГЕН КОЯШ
НИЧЕК НАЗЛЫ ЕЛМАЯ?
ӘНИЕМНЕҢ БӘЙРӘМЕН
УЛ ДА БИТ КӨТЕП АЛА.
Алып баручы.Әйдәгез балалар Шукбай белән бергәләп парлы бию биик.
Парлы бию.
Акбай керә.
Акбай. Һау,Һау!
Алып баручы. Балалар, кем икән бу? Әйдәгез,
исемен сорыйк.Синең исемең ничек?
Акбай. Минем исемем-Акбай. Һау,һау!
Алып баручы. Ә син, Акбай,кая барасың? Бик
ашыгасың бугай.
Акбай.Һау,һау-һау!Кызык сорау,
бүген әнием бәйрәме,шуңа ашыгам әле.
Иртән иртүк тордым мин,
кулъяулыклар юдым мин.
Алып баручы.Балалар,Акбай әнисенә нинди яхшы бүләк әзерләгән-кулъяулыклар юган.

“Без яулыклар юабыз” парлы бию.
Алып баручы.Балалар,ә сез әниләрегезне ничек котлыйсыз?
5 нче бала.Бик зур үстем инде мин
Әнигә булышам.
Үз ботинкамны үзем
Кияргә тырышам.
6 нчы бала. Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп,тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп,ямьле итеп.
7 нче бала.  Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч,тәмле ул -
Кирәк эшләп ашарга.
8 нче бала. “Әни”диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
Алып баручы.Балалар бүген бит әбиләрнең дә бәйрәме.Аларга да матур шигырьләр сүйләп күрсәтик.
9 нчы бала Әбиемнең  эше күп:
Бәйли ул миңа оек.
Бүген бөтен уенчыкны
Үзем куйдым җыеп.
10 нчы бала.Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт
Кем бар икән дөньяда?
11 нче бала.Әби шундый җылы,
Иркәләнәсе килә,
Яннарында песи кебек
Сырпаланасы килә.
Җыр “Әбекәй-әбием.
(2 русча шигырь)
Җыр “Моя мама”
Алып баручы.Хөрмәтле әниләр, әйдәгез,
Бергәләп уйнап алыйк. Ә уен мондый:
Ике түгәрәккә басабыз. Уртадагытүгәрәккә-
Балалар,ә тышкы түгәрәккә әниләр баса.
Түгәрәктә биибез.Музыка туктауга,һәркем
үз әнисен эзләп таба һәм парлашып бии.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год