Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

“Күңелле сәяхәт”
Педагогика
Автор: Лилия Хабибуллина   
24.05.2014 16:17

Максат:   
шатлык сөйләмдә предметны төсе,зурлыгы буенча сүрәтләргә өйрәтү; төсләр,йорт һәм кыргый хайваннар,яшелчә,җиләк-җимеш,транспорт турында белемнәрен ныгыту; кулларның вак моторикасын үстерү;бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;балаларда хисләре уяту
Җиһазлар: курчак(Марат,Алсу), төсле туплар,йорт һәм кыргый хайваннар,яшелчә һәм җиләк җимеш муляжлары,йорт,урман(агачлар)
Сүзлек өстендә эш:транспорт,кыргый ,йорт хайваннары,җиләк-җимеш,яшелчә.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: җиләк-җимеш,яшелчә,йорт,кыргый хайван рәсемнәрен                   карау.
Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.
Шөгыльнең структурасы:
Кереш өлеш – “Без бүген сәяхәт итәбез”
Төп өлеш.
1 тукталыш-“Төсле туплар”
2 тукталыш-“Хайваннар илендә”
3 тукталыш-“Җиләк-җимеш, яшелчәләр”
Йомгаклау.
Шөгыль барышы
Кереш өлеш
-Балалар,мин сезне бүген  сәяхәт итәргә чакырам.Сез әзерме?
-Әйе,әзер.
Төп өлеш
Сәяхәтебезне паровозга утырып башларбыз.

“Зәңгәр вагон”(Голубой вагон) җыры ярдәмендә хәрәкәт итү.
“Төсле туплар” тукталышы
-Безнең 1 тукталышыбыз .Сез монда нәрсәләр күрәсез?(идәндә төрле төстәге зур һәм кечкенә туплар)
-Туплар
-Әйдәгез без аларны кәрзингә җыейк,кәрзингә тупны салыр алдыннан сез Туп нинди? Соравына җавап бирерсез(Рамина туп нинди?-Туп зур,сары, түгәрәк)Тупларны ике кәрзингә җыю(Зур һәм кечкенә)
-Булдырдыгыз,әйтегез әле миңа кайсы туплар күбрәк?(Зур туплар күбрәк)
-Ә кайсы туплар әзрәк?(Кечкенә туплар әзрәк)
-Бу туп алдагы юлны күрсәтер,әйдәгез аның артыннан куяннар кебек сикереп барыйк.
“Хайваннар илендә”тукталышы
-Балалар,Марат,елап утыра.Ник елый икән,сорыйм әле.
-Маратның,йорт һәм кыргый хайваннары буталган,ничек аерырга белми.Әйдәгез аңа ярдәм итик.
Әйтегез әле йорт хайваннары кайда яши?(Кешеләр янында).
-Кыргый хайваннар кайда яши?(Урманда).
-Йорт хайваннарын өй,ә кыргый хайваннарны урман  кырына куейк.
-Маратка да ярдәм иттек,әйдәгез алга таба юлыбызны дәвам итик.Бу эзләр безне кая алып барыр икән,карыйк әле.(эзләргә басып бару)
“Җиләк-җимеш, яшелчәләр” тукталышы.
-Карагыз эле,Алсу курчак күңелсезләнеп  утыра.Нәрсә булды икән,сорыйм әле.(курчак б /н сөйләшү)
-Ул яшелчәләр б/н җиләк-җимешне  аера алмый икән.Ярдәм итик аңа да( ике кәрзингә аерып салу)
-Рәхмәт,Алсуга да ярдәм иттек.
Әйдәгез Алсуга “Яшелчәләр”дигән бармак уенын уйнап күрсәтик.
Бу бармак- кыяр,
Бусы – кәбестә,
Бу бармак-кишер,
Бусы – помидор,
Бусы сарымсак булды. (бармак-ны бөкләп баралар)
Менә кәрзинем тулды. (йодрыкны күрсәтәләр)
Балалар бакчасына кайтыр вакыт җиткән,келәмгә утырыйк,ул безне балалар бакчасына алып кайтыр.
Йомгаклау
-Балалар,сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
-Без анда ниләр эшләдек?
-Кемнәргә булыштык?

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год