Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

День матери в детском саду
День Матери
Автор: Валиева Рузалия   
11.10.2022 19:29

День матери«Әниләр бәйрәме өчен кичә үрнәге”

1бала. (як-ягына каранып)Ни булган бүген? Кояш та яктырак елмая, бар
дөнья нурга күмелгән.
1    бала. Тиздән бит  безнең кадерле әниләребез бәйрәме!
2    бала. Эх! Җыясы иде дә дөньядагы иң матур чәчәкләрне, бүләк итәсе иде
газиз әниләребезгә!
3    бала. Тик каян табарга соң чәчәкләр, әле бөтен тирә-як карга күмелгән,
5 бала. Без бит батыр малайлар, бердәмлектә - көч диләр бит, бергә-6ергә  тотынсак әллә ниләр булдырырбыз.
6    бата. Әйдәгез, урман- кырларга чыгыйк! Бәлки матур чәчәкләр табарга
ярдәм итүчеләр табылыр.
7    бала. Без бит булачак егетләр. Чәчәкләрнең иң гүзәлләрен табып
әниләребезгә бүләк итик.
8    бала. Карагыз әле малайлар нинди биек тау. Ә ул тау артында кешеләр яши
микән?
9    бала. Ә бәлки нәкъ менә шул тау артында бик матур чәчәкләр үсәдер?


10    бала. Әйдәгез, барып карыйк әле.
(тау артыннан шомлы тавыш ишетелә, нидер улый башлый. Балалар куркып туктап калалар.)
Сак (тау артыннан гына)Ишетәсеңме Сок. Балалар килде. Алар         чәчәкләр  эзлиләр бугай.
Сок. Чәчәкләрне безнең яшереп кенә тотканны белмиләр әле алар. Таба алмыйча буш кул белән кайтып китәчәкләр хәзер. Хи-хи-хи. Ха-ха-ха. Шул кирәк аларга.
Сак . Без ничә ел шушы тау артында яшибез. Безне явыз сихердән берәү дә коткарырга теләми. Ә аларга чәчәкләр кирәк имеш... Бик ачуым килсә, куып кайтарырмын әле үзләрен, (у-у-у куркыныч аваз чыгарып улый)
(балалар куркышалар)
1    бала. Нинди тавыш бу?
2    бала. Әкиятләрдән тау артында сихер бар дип укыганым бар иде    :
шул тауга килеп чыктык ахрысы.
3    бала.Чәчәкләр булмаса булмас, әллә кайтырга чыгабызмы?
4    бала. Дусларым, туктагыз әле. Мин бу тавышны таныдым. Сак белән Сок тавышы бит бу! Алар турында ишеткәнегез юкмы әллә?
5    бала. Юк. Ә кемнәр соң алар?
6    бала. Алайса тыңлагыз: яшәгән ди ике малай. Алар әниләренең бер сүзен дә тыңламаганнар. Әниләре тәмам аптыраган, йөдәгән. Көннәрдән беркөнне, бик нык ачуы килгәч, ул аларны каргаган. Шуннан ике улы да кошка әверелеп урманга очкан. Алар әле һаман бер-берсе белән кавыша, өйләренә айта алмый интегәләр ди...
7     бала. Абау, бигрәк куркыныч! (шулчак агач артында кыштырдаган тавыш ишетелә) әй, кем бар анда?
          Ике яктан Сак белән Сок килеп чыгалар.)
 Сак-Сок: Сез кемнәр? Бу безнең урманнар, бу безнең таулар! Сез монда нишләп йөрисез?
Балалар (куркытып) Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Без әниләребезгә дип матур чәчәкләр эзли идек.
Сак-Сок. Бирмибез! Мондагы чәчәкләр безнеке генә!
8 бала. Алай усалланмагыз инде. Безне куып җибәрсәгез, сез тагы ялгыз  каласыз бит. Бәлки, без сезгә ярдәм итә алырбыз
Сак-Сок. Ярдәм?! Тик ничек?
Балалар.  Хәзер. Бергәләп уйлашыйк(үзара сөйләшә башлыйлар)
Сак-Сок. Ярдәм итегез безгә, зинһар. Без сезгә матур чәчәкләр табарга да булышыр идек.
Балалар. Уйлап таптык! Сездәге сихерне кайтару өчен  сез әниегезгә багышлап  1 җырларга тиеш!
Сак-Сок җырлый “Кояш гомере”)
 
Сак. Ә мин әле әни турында шигырь дә беләм.( 1шигырь сөйли)
1    бала. Дуслар, әйдәгез. Без дә аларга шигырь сөйләп күрсәтик әле.
 

Уңган минем әнием
Ни тотса да булдыра.    
Уа, юа - ялт иттерә
Ипи салса уңдыра.
Чигә, тегә, кисә, бәйли
Я үтүкли, я эрли
Бөтен эшне дә белә ул
Тик тора гына белми.

 
Әни әйтә: ай-һай улым
Тиз үсәсең бигрәк ди
Болай булса, сиңа ел да
Яңа өс-баш кирәк ди.
 Ә мин әйтәм кайгырма дим
Тиз үсү ул — бик яхшы.
Зур үскәч мин үзем эшләп
Карый башлыйм өс-башны.
Минем әни шундый әйбәт
Мине бер дә орышмый.
 Баштан гына сыйпап тора
Бернинди эш тә кушмый.
 Мин бит өйдә кече малай
Ягъни мәсәлән, төпчек
Ашыкмыйм әле үсәргә
Ни файда бар соң үсеп.
 Буем да әле кечкенә
Кимсенмим моңа һич тә
Белем торам: үсеп китсәм
Йөгертәчәкләр эшкә.


Әни миңа тун алды
 Бик матурын, карасын.
Йокларга ятканда да
Килми аны саласым.
Шундый йомшак, җылы ул
 Гүя әнкәй кулы ул.
Үзе таман, килешле
 Гел үлчәп теккән төсле.
 Бик үйбәт шул әнием
Миңа матур тун алды.
 Миңа алуын алды
 Ә үзе тунсыз калды.
Мәктәптәк кайтып киләм
Сумкам тулы бишлеләр.
Мине алга сөйриләр
 
Бишлеләр - бик көчлеләр.
Сумкам арытмый кулны
Мәче дә кисми юлны
Этләр дә чыкмый өреп
 Минем кайтканны күреп,
 Кайтып барам ялгызым
Ерык минем авызым
Чыдап булмый, чын менә
Бишлеләрем көлдерә
Каршы чыккан әнием
 Минем кайтканны күреп
 Ул да шундый шат бүген
Тора елмаеп-көлеп.


Әй ачу чыкты абыйга
Шундый иртэ торган ул
Мин торганчы бөтен эшне
Бетергән дә куйган ул.
 Әнием мактый абыйны
 Әй уңган улым син ди
 Бөтен эшне бетергәнсең
Минем уң кулым син ди
Әниләр бәйрәме тагын
 Килеп җитәр бер елдан
 Шул чакта күрерсез менә
Кем өлгер дә, кем уңган


Бер атнада җиде көн
 Мин моны күптән беләм
Календарь битен санадык
Беркөн әнием белән.
Ә бервакыт бер атнага
Әни китте кунакка
Ну озын да булды инде
Әнисез үткән атна,
 Әйтсәм әйтим инде сезгә
Ул чак хәтта еладым.
Әллә кайбер атналарда
Көннәр күбрәк буламы

 
Сак-Сок. Рәхмәт сезгә дуслар! Сезнең белән безгә бик күңелле булып китте. Без явыз сихерне җиңдек! Без бүгеннән әнинең сүзен тыңларга, акыллы. ярдәмчел булырга сүз бирәбез! Алыгыз безне дә үзегез белән!
1    бала. Дуслар! Нишлибез, Сак белән Сокны алабызмы үзебез белән?
2    бала. Алабыз, алабыз. Мәңге аерылмас дуслар булып калыйк!
Сак-Сок. Әйдәгез дуслар, без сезгә матур чәчәкләр табарга булышабыз
(класска кереп, чәчәкләр кебек киенгән кызларны алып чыгалар)
1 кыз.
Без юлларга чыктык кына
Күңелдә якты теләк
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлар өчен сез кирәк.
:    :
Сүнгән чакта өметебез Калмаган чакта терәк
 Күз яшьләрен сөртә-сөртә Юатырга сез кирәк.
3    кыз.
Авырлыклар килгән чакта Югалып калсак кинәт. Егылганда тотынырга
Көч бирергә сез кирәк.
4    кыз.
Боекмас өчен күңелләр Кимсенмәс өчен йөрәк. Сез кирәк, газиз әниләр Безгә һәрчак сез кирәк.
Сак. Ирексездән аяклар бии башлады. Әйдәгез бер биеп алабыз (Күмәк татарча бию)

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 11 (327) выйдет
31 марта 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год
Скачать Номер 47 (316) за 2023 год
Скачать Номер 46 (315) за 2023 год