Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Первая младшая группа. Развитие речи. Конспект на тему "Зима"(Кыш)
Занятия по теме "Зима"
Автор: Сафина Дильбар Ильгизовна   
29.10.2023 14:39

Сафина Дильбар Ильгизовна - воспитатель дошкольного образования

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү.

  План-конспект “Кыш"

Тема. Кыш.

Максатлар:

Балаларны кыш билгеләрен күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел бәйрәме белән таныштыру.

Балаларга кышкы киемнәрнең үзенчәлекләре турында  аңлату.

Тәрбиячене тыңлый, аның артыннан сүзләрне, хәрәкәтләрне кабатлый белү сәләтен үстерү.

Балаларда Кыш бабай, Кар кызына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларны бер-берсе белән тату уйнарга өндәү.

Алдан үткәрелгән эш: Кар бөртеге дигән физкультминутны өйрәнү, урамга чыкканда балалар белән карның үзенчәлекләрен өйрәнү.

Эшчәнлек барышы.

Оештыру моменты.

Тәрбияче:

Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, килгән кунакларга, үзбезгә, бер-беребезгә хәерле иртә телик!

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә кулларым!(кулларны күтәрү)

Хәерле иртә, аякларым!(аякларны күтәрү)

Хәерле иртә, дусларым!

Хәерле иртә, кунаклар!

Хәрле көн җыры тыңлана.

Ә хәзер куллар белән тотынышып бер-беребезгә җылылык бирик. Менә ничек рәхәт барыбыз да дус, тату яшәгәч!

Сюрпризлы момент.

Тәрбияче:

-         Балалар, кемдер ишек шакый. Безгә кемдер килгән.

-         Кем бар анда?

-         Бу мин – куян.

-         Исәнмесез балалар!

-         Исәнмесез! Куян.

-         Хәлләрегез ничек?

-         Мин сезнең янга бик ерактан, урманнан килдем.

-         Балалар мин бик туңдым. Нишләп салкын икән урамда? Сез белмисезме?

(Урамда кыш (на улице зима))

-         Балалар сезгә урамда салкынмы?  (Холодно?) Салкын.

-         Сез урамга чыкканда киенәсезме? (Әйе, киенәбез) Ничек итеп киенәсез?

-         Курткалар, бияләйләр, шапка, сапогилар киябез!

Балалар безгә куян тартма белән рәсемнәр алып килгән, ләкин ул рәсемдә нәрсәләр икәнен белми. Әйдәгез әле куянга булышыйк! Рәсемдәге киемнәрнең исемнәрен әйтеп бирик.

Дидактик уен: куянны урамга чыгарга киендерү.

Физкультминут.

- Ә хәзер бергәләп “Кар бөртекләре” уенын уйнап алыйк.

- Балалар, мин дә бит сезгә бик матур кар бөртекләре әзерләдем. Менә алар. (Һәр балага кар бөртеге бирәм)Балалар кулларына кар бөртеге тоталар һәм хәрәкәтләр ясыйлар.

Кар бөртекләре.

Кар бөртеге өйгә керде,

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай (2 мин)

(Балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр, аннан очу хәрәкәтләре ясап очып йөриләр).

Кар бөртеге бик аз очты

Суздык аңа җылы учны,

Менә шулай, менә шулай (2 мин.)

(Бер урында җилпенеп әйләнәләр дә, чүгәләп утыралар, торып басып кулларын сузалар)

-Балалар куян безгә тагын рәсемнәр алып килгән, ләкин рәсемдә нәрсәләр икәнен белми, әйдәгез эле куянга булышыйк! Балалар карагыз әле тактага. Проекторда рәсемнәр карау (презентация)

-Бу рәсемдә нәрсә күрәбез? (Кыш) (Зима)

-Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигыйрь укыйм!

Уянып иртән карасам тәрәзәгә

Бөтен җир ап-ак булган,

Кар бөртекләре оча һавада.

Бу кайсы вакыт була?

Ягез әле, кем белә?

-         Балалар бу кайсы вакыт? Рәсемдә нәрсә күрәсез? (Бу кыш була) (Зима) - Әйдәгез, бергәләп кыш аеның үзенчәлекле билгеләрен санап үтик.

-         (Көн салкын, кар ява, җил исә, кешеләр өсләренә калын итеп киенәләр)

-         Бу нәрсә балалар? (Чыршы уенчыгы)

-         Монда нәрсә?(Кар бабай)

-         Болар кемнәр?(Кыш бабай белән кар кызы)Әйе Балалар! Бу Кыш бабай белән Кар кызы!

-         Әйе! Балалар безгә тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Балалар, әйтегез әле, сез шигырьләр өйрәндегезме?

-         Әйе, өйрәндек.

-         Әйдәгез әле миңа шигыреңне сөйләп күрсәт әле Зәмирә, Милана, Динә, Адиля. (Балаларның шигырьләре тыңлана).

     Тәрбияче:

-Балалар Куянның чыршысы бар икән, без аңа чыршыны бизәргә булышыйк әле. Аның чыршысына шарлар ябыштырыйк.( Һәр балага сары һәм кызыл төсле кәгазьдән киселгән шарлар бирелә).

- Һәрберегез нинди төс ябыштырганны әйтеп барабыз.(Балалар чыршыга шарлар ябыштыра һәм төсләрен әйтә.

Менә ничек матур булды. Безгә дә рәхәт, куянга да күңелле.

- Менә, балалар, безнең шөгылебез тәмамланып та килә. Сез бүген бик тырыш, акыллы булдыгыз. Без бергәләп  Куянкайга да ярдәм иттек, шарларны да матур итеп ябыштырдык. Сез минем бик зур ярдәмчеләрем булдыгыз, рәхмәт сезгә. Балалар сез куянкайга бик ошадыгыз,ул сезгә рәхмәт әйтә һәм сезнең белән саубуллаша.

-Сау булыгыз балалар,рәхмәт сезгә!

-Сау бул куянкай!

Эшчәнлегебез тәмам.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 14 (330) выйдет
19 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год
Скачать Номер 2 (318) за 2024 год
Скачать Номер 1 (317) за 2024 год