В гостях таинственной деревни
Гульнара ЗАРИПОВА, воспитатель по обучению родному языку МАДОУ “Детский сад №252” Кировского района г. Казани
Максат: Балаларның сөйләмен көнкүрешкә кагылышлы сүзләр исәбенә баету.
Уй-фикерләрен, уйларын тартынмыйча, үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм тыңлый белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә ярдәм итү.
Татар теленә кызыксыну уяту.
Жиһазлар: өйләр төрле төстә, рәсемнәр (Казан, гаилә, яз), әкият “Шүрәле” рәсеме, әкият “Шалкан”(аудиоязма).
Эшчәнлек:
Исәнмесез!
Балалар, әйдәгез без бүген “Серле” дигән авылга барабыз.
Карагыз монда нинди матур өйләр бар.
1. Беренче өйгә барып карыйк әле.
- Бу тәрәзә нинди төстә? (кызыл)
- Аны ачу өчен бер мәкаль әйтеп үтик әле: тел турында.
“Тәмле дә тел, тәмсез дә тел”
- Тәрәзә ачыла, аның эчендә рәсем бар. ( шәһәр)
- Бу шәһәр.
- Әйдәгез безнең шәһәр турында сөйләп китик. (рәсемнәр ярдәмендә)
- Мин Казанда яшим. Казан матур. Мин Казанны яратам. Казанда цирк, зоопарк, театр бар.
- 2.Ә хәзер икенче серле өйне карыйк. Анда нинди бирем көтә икән?
- Бу тәрәзә нинди төстә? (сары)
- Тәрәзәне ачу өчен гаилә мәкален әйтеп китәргә кирәк.
“Әткәй шикәр-әнкәй бал”.
- Тәрәзәне ачабыз анда гаилә рәсеме.
- Балалар, хәзер гаилә турында сөйләшик. ( өстәлдә балаларның гаилә рәсемнәре)
Бу мин. Бу минем әтием, әнием. Бар әби, бабай. Минем гаилә зур, тату.
3. Әйдәгез хәзер өченче өй янына китик.
- Бу тәрәзә нинди төстә? ( яшел)
- Тәрәзә ачылу өчен кояшка эндәшү әйтеп китик.
“ Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач!”
- Тәрәзә ачыла, яз рәсеме.
- Балалар хәзер нинди ел фасылы? (Яз)
- Яз көне табигатьтә нинди узгәрешләр булла? ( кояш, кошлар кайта, агачлар бөреленә, үләннәр, чәчәкләр чыга)
- Балалар, карагыз әле, монда агачлар да бар. Әйдәгез әйтеп китик әле исемнәрен. (каен, чыршы)
- Чыршы турында табышмак әйтик әле.
“Кышын да, җәен дә бер төсле” (чыршы)
4. Дүртенче өй янына барыйк.
- Бу тәрәзә нинди төстә? (зәңгәр)
- Тәрәзәне ачу өчен бармакларны уйнатыйк, такмаза әйтеп үтик.
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз;
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
- Тәрәзә ачыла. Әкият рәсеме була.
- Балалар бу нинди әкият? (Шүрәле әкияте)
- Ә без хәзер экраннан рәсемнәр карап әкият сөйлибез.
“Шалкан” әкиятен.
- Шулай итеп безнең сәяхәт тәмам. Сезгә ошадымы серле өйләр? (Әйе)
Сау булыгыз, балалар!






