Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Театрализованное занятие в подготовительной группе по мотивам татарской народной сказки “Өч кыз” (“Три дочери”).
Театральные занятия
Автор: Мубаракшина Альбина Каюмовна   
18.04.2015 06:21

Театрализованное занятие в подготовительной группе по мотивам татарской народной сказки Өч кыз (Три дочери).Театрализованное занятие в подготовительной группе по мотивам татарской народной сказки “Өч кыз” (“Три дочери”).

Автор: Мубаракшина Альбина Каюмовна.

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

 

Скачать занятие

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Эшчәнлек барышы:

Әни: Әй, минем кызларым, минем сабыйларым, сау-сәламәт булыгыз, зур үсегез, бәхетле булыгыз! Мин сезне бик яратам! (Нәни кызларны иркәли, назлый, ашата, бергәләп чыгып китәләр. Үсеп җиткән кызлар чиләкләр тотып суга бару күренеше. Бию. Егетләр белән танышу. Парлы бию.)

Картайган ана өстәл артында утыра. Кияүләр кызларның кулын сорарга килә.

Беренче кияү: Исәнме апа! Мин синең олы кызыңның кулын сорарга килдем.

Икенче кияү: Ә мин уртанчы кызыңның.

Өченче кияү: Мин кече кызыңның.

Әни: Мин риза улларым! Риза! Бәхетле булыгыз! Тату яшәгез! (Кызлар парлашып, кул болгап китәләр. Ана ялгыз кала. Җыештырып йөри. Авырып китә. Утыра.)

Әни: Тиенкәй, тиен дустым, син кая?

Тиен: Исәнме, дускаем. Авырып киттеңмени?

Әни: Тиенкәем, дускаем. Чирләп киттем, дускаем. Кызларыма әйт әле, хәл белергә килсеннәр.

Тиен: Хәзер үк барып әйтәм. (тиен чыгып чаба. Олы кыз кер юа.) Исәнме, Олы кыз. Хәлләрең ничек?

Олы кыз: Исәнме Тиенкәй. Әйбәт рәхмәт.

Тиен: Әниең авырып китте. Килүеңне бик үтенде. Сине көтә. Сагынган. Әйдә тизрәк анаң янына.

Олы кыз: Һай, Тиенкәй, бик барыр идем дә, менә шул керләрне юып бетерәсем бар.

Тиен: Абау, нәрсә ди бит ул! Алайса син шул суларыңнан ирен кайтканчы аерылма! (Кыз бакага әйләнә. Тиен Уртанчы кызга китә.) Исәнме, Уртанчы кыз! Хәлләрең ничек?

Уртанчы кыз: Исәнме Тиенкәй. Әйбәт рәхмәт.

Тиен: Әниең авырып китте. Килүеңне бик үтенде. Сине көтә. Сагынган. Әйдә тизрәк анаң янына.

Уртанчы кыз: Һай, Тиенкәй, бик барыр идем дә, бәйләп бетерәсем бар.

Тиен: Абау, нәрсә ди бит ул! Алайса син шул җепләреңнән ирен кайтканчы аерылма! (Кыз үрмәкүчкә әйләнә. Тиен Кече кызга китә.) Исәнме, Кече кыз! Хәлләрең ничек?

Кече кыз: Исәнме Тиенкәй. Әйбәт рәхмәт.

Тиен: Әниең авырып китте. Килүеңне бик үтенде. Сине көтә. Сагынган. Әйдә тизрәк анаң янына.

Кече кыз: Әйдә, Тиенкәй, тизрәк. (Эшен ташлап чыгып чаба.)

Тиен: И сөекле бала, гомер буе игелек күр, бәхетле бул, сәламәт бул!

(Сәхнәдә авыру ана, аның янында Кече кыз. Арткы планда ирләр эштән кайта. Үбәләр. Кызлар аналары янына килә.)

Олы кыз: Әнием, гафу ит мине!

Әни: Гафу итәм балам.

Уртанчы кыз: Гафу ит, энием.

Әни: Гафу итәм, балам. (Кызлар әниләре белән кочаклашалар)

Әниләр турында җыр яңгырый.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год