Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Сценарий праздника 8 марта в старшей группе (на татарском языке)
Сценарии 8 Марта
Автор: Загидуллина Гузель Исмагиловна Мухаметгалиева Резеда Василовна   
14.04.2024 09:33

Сценарий праздника 8 марта в старшей группе (на татарском языке)Сценарий праздника 8 марта в старшей группе (на татарском языке)

Өлкән төркемдә «8 Март»

Бию-чыгу «Язгытамчы»

1 бала. Бәйрәмнәрнең бәйрәме ул,

Хатын-кызлар бәйрәме.

Алар һәрбер гаиләнең

Бәхете, иң зур яме.

2 бала. Әни” сүзе иң кадерле,

“Әни” сүзе иң кыйммәт.

 

“Әни” сүзе кояшка тиң.

Әниләргә зур хөрмәт.

3 бала. Кадерле әниләр, әбиләр,

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Без сезне бик яратабыз,

Олылыйбыз зурлыйбыз.

4 бала. Котлыйбыз сезне, ӘНИЛӘР

Иң күркәм бәйрәм белән!

Иң кадерле кеше булып,

Яшәгез безнең белән!

Җыр “Сөенеч бүләк итәм”

Реб. Весенний праздник на дворе

Веселый, теплый самый.

Нам улыбаются светло.

Все бабушки и мамы.

Реб. Звенят задорные ручьи.

Прощай, прощай, зима.

К нам женский день придет Весна,

Отпраздновать сама.

Реб. Сегодня с праздником весны,

Спешим мы вас поздравить.

Ах, да! Забыли поцелуй

«Воздушный» вам отправить!

(дети отправляют поцелуй)

Реб. Мы для вас родных, любимых.

Дружно песенку споем.

Пожелаем дней счастливых.

И поздравим с женским днем!

Песня «Встречайте праздник песнями»

(урыннарга утыралар)

Музыкагазыянкилә

Кирлемән: бунәрсәтагын? Сез монда нишлисез?

Алыпбаручы: Исәнмесез! Бүгенбезнеңматурбәйрәмебез – 8 Март.

Кирлемән: тагынниндибәйрәм? Бәйрәмнәрнеяратмыйм!

Алыпбаручы: Тукта, Тукта! Ә сез кем буласыз?

Кирлемән: сез мине белмисезме? Мин – Кирлемән, мин барысын да беләм, ә менәбәйрәмнәрнеяратмыймһәмсезгә дә бәйрәм итәргәбирмәячәкмен…

Алыпбаручы: Кирлемән, син безнең бәйрәмнәрнеңничеккызык, күңелле үткәнен белмисең әле!

Без бүген8 Март бәйрәменә җыелдык. Балаларәниләрен, кадерле кунакларыбызны сөендерер өчен биюләр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнделәр.

Кирлемән: ой-ой, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр, юк, бу кызык түгел!

Алыпбаручы: ә менәсинтыңла, балалар шигырьләрукырлар.

9 бала. Әни, әнкәй-ул зәңгәр күк.

Әни-әнкәй—яктылык.

Әни, әнкәй- безнең бәхет,

Аннан яхшы кеше юк.

10 бала. Әни-әнкәй—безнең шатлык.

Әни-әнкәй—күз нуры.

Әни-әнкәй—мәрхәмәтле,

Яхшыларның яхшысы.

11 бала. Без кайгырсак, кайгыралар,

Сөенсәк, сөенәләр.

Әниләр барысын да аңлый,

Гафу итә беләләр.

12 бала Кояш, һава һәм су кебек

Кирәк безгә әниләр.

Бәхет, шатлыкта яшәгез,

Бергә. Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР.

Алып баручы: Кирлемән, балаларның 8 Март бәйрәмен ничек яратуларын күрдеңме? Бу гади бәйрәм түгел, яз бәйрәме, әниләр бәйрәме. Кара, безнең балалар һәм кунаклар нинди матур итеп киенеп килгәннәр.

Кирлемән: Нәрсә?! Алар матур? Иң матур монда мин генә. (мактана)

Алып баручы: Әй, Әй. Әниең синең болай мактанганыңны күрсә, аңа синең өчен оят һәм уңайсыз булыр иде.

Кирлемәнүрти

Алып баручы: Юк, Кирлемән, син бернәрсә дә эшли алмыйсың, балаларыбыз бәйрәмдә үз үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләләр. Ә син кызларның әниләргә нинди бию әзерләгәнен кара әле.

А.Б.: Кая әле безнең кызлар,

Бии торган йолдызлар

Чыгыгыз әле бергә

Оста итеп биергә

Кызларбиюе “Солнечных лучей”

Алып баручы: Кирлемән, кызларыбызның биюе сиңа ошадымы?

Кирлемән: ә мин яхшырак бии алам! (көлкехәрәкәтләрясый, барысы да көлә. Кирлемәнпочмактагыурындыккаутыра)

Алыпбаручы: Кирлемән, мин сине ничеккызыксындырыргакирәклеген аңладым. Безнеңбеләнуйнаргатәкъдимитәм.

А.Б. Ә син ничек йөрергә өйрәнгәнеңне, беренче адымнар ясаганыңны хәтерлисеңме?

Кирлемән: Юк, хәтерләмим.

Алып баручы: әйдә, искә төшерик әле. (Улаңаэзләрбуенчабарыргатәкъдимитә, аларныалгакүчерә).

Кирлемән “беренчеадымнар”ясыйбашлый. Улбернәрсәдәэшлиалмый, егыла

Алыпбаручы: әниләрярдәменнән башка беренчеадымнарныясаубикавыр.

«Беренчеадымнар» (кызлар) уены

(3 пар әниләркызларыбелән. Әниләр эзләрен күчерәләр (2шт.), ә кызлараларбуенчабаралар.)

Алыпбаручы: Кирлемән, менә күрдеңме әниләр янәшәдә булганда ничекҗиңел, рәхәт.

Кирлемән: ә мин барысын да үзем беләм, мин үземдәбулдырам, миңаярдәм кирәкми…

Алыпбаручы: Әйе, сине ышандырыпбулмый, ә менәбезнеңбалаларалайуйламый.

Кирлемән: Әйе, минүземә үземярдәмитәалам, үземашыйм... барысын да үземэшлим…

Алыпбаручы: Җитәр инде, киреләнмә! Безнең малайлар кызларга нинди котлау әзерләгәннәрен тыңла.

1 малай: Безнең кызлар бер дигән шул,

Бакчабыз йолдызлары,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Без-төркем малайлары.

2 малай. Иң әйбәт кызлар кайдамы?

Алар безнең төркемдә,

Ягымлылар, сөйкемлеләр,

Елмаю йөзләрендә.

3 малай. Кызлар, сезне яратабыз,

Бик нык хөрмәт итәбез.

Бездән сезгә бүләк булсын,

Бу матур биюебез!

“Джентельменнар" биюе

Алып баручы: малайларның котлавы сиңа ошадымы?

Кирлемән кабат үрти.

А.Б. Кирлемән, ә син табышмаклар яратасыңмы?

Кирлемән: мин шундый акыллы, бөтен табышмакның җавабын беләм.

Алып баручы: Алайса, бу табышмак кем турында икәнен әйт…

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул (әби)

Кирлемән: мин моныбеләм… (уйлый, әйтә алмый)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бу табышмакның җавабын әйтик.

Балалар: әби

1) Ярый әле әбиләр бар, әниләргә зур ярдәм.

Әти-әни эштә чакта алар гел безнең белән.

2) Уйныйлар да, көләләр дә, шаяртып та сөйлиләр,

Бергә урамда йөрибез, ару-талу белмиләр.

3) Рәхмәт сезгә, эбекәйләр, исән-имин булыгыз.

Һәрвакытта әниләргә, шулай булышып торыгыз!

4) Әниләрнең әниләре, әтиләрнең әниләре.

Алар безнең әбиләр.

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән, әбиләр.

Җ Ы Р әбиләр

Алып баручы: без бәйрәмдә җырладык, шигырьләр дә сөйләдек

Ә менә малайлар белән әле уйнамадык

Әби сандыгы уены (малайлар)

Алып баручы: Кирлемән, ни өчен күңелсезләндең? Нигә елыйсың?

Кирлемән: монда күңелле, сез барыгыз да бер — берегезне яратасыз, бер-берегезгә ярдәм итәсез, җырлар җырлыйсыз, шигырьләр укыйсыз, төрле уеннар уйныйсыз, ә мин берүзем. Әниемне рәнҗеттем, әбиемне тыңламадым, ялгыз булу яхшырак дип уйладым. Мин дә әниемнең мине яратуын, ә әбиемнең тәмле ризыклар белән сыйлавын телим. (Елый)

Алып баручы (кочаклап, әйтә): Кирлемән, без сиңа ярдәм итәрбез, балалар сиңа үзләренең киңәшләрен бирерләр.

3 бала чиратлапкиңәшләрбирә:

  1. әнидәнһәм әбидән гафуүтенергәкирәк
  2. олылырның сүзләрен тыңларгакирәк,
  3. тәртипле һәмигелеклебулыргакирәк.

Кирлемән: Аңладым, рәхмәт сезгә! Тизрәк алар янынайөгерим әле.

(Балаларгамөрәҗәгатьитә): Балалар, туганнарыгызныяратыгыз, аларнырәнҗетмәгез.

Сезне бәйрәмбеләнкотлыйм. Бәхет, шатлыктелим. (залданчыгыпйөгерә).

Алыпбаручы: Кирлемәннеңүз хатасын аңлавыбик яхшы, ә без бәйрәмнедәвамитәбез.

23 бала. Рәхәтләнеп күңел ачтык

Әниләр бәйрәмендә.

Бәхет-шатлык, сәламәтлек

Телибез үзегезгә!

24 бала. Без сезне бик яратабыз

Кадерлебез сез безнең.

Җылы якты нур бирүче,

Кояшы өебезнең.

ҖЫР:

Алып бар. Менә шулай, дөньяда һәр балага үз әнисе — иң яхшысы, иң әйбәте, иң сөеклесе, бердәнбере булып калсын. Әниләрнең кадерен белик, ә балаларыбыз безнең киләчәгебез. Бергә-бергә дус, тату, матур яшик.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 16 (332) выйдет
5 мая 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 15 (331) за 2024 год
Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год