Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Сценарие мероприятия в рамка смотр-конкурса агитбригад воспитанников ДОУ "Дорога памяти" на тему: “Кирәкми безгә сугыш”
День Победы - 9 Мая
Автор: Муртазина Лейсан Вагизовна   
23.07.2015 23:32

Сценарие мероприятия в рамка смотр-конкурса агитбригад воспитанников ДОУ Дорога памяти на тему:“Кирәкми безгә сугышСценарие мероприятия в рамка смотр-конкурса агитбригад воспитанников ДОУ "Дорога памяти" на тему: “Кирәкми безгә сугыш”

исемле музыкаль композиция

Максат: Укучыларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү. Сугыш вакытындагы автомобильлэр белэн таныштырып киту

“Газиз Ватанны саклаучылар” девизы: Без Газиз Ватанны саклаучылар.

Туган илдэ хэрвакыт булсын кояш, тынычлык, доньябызда татулык!

Азамат:

Саклыйк бергэ газиз туган якны,
Бу жирдэ без исэн чагында.
Хэр ел саен шаулап чэчэк атсын
Голбакчалар артсын тагын да!

Данияр:

Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.
Я,эйтегез, сугыш кемгэ кирэк икэн?
Хэр адэмнен газиз башы бит бер генэ,
Бу доньяда безне соеп кеше иткэн

Якты, изге жэннэтебез –тик жир генэ!

Барысы бергэ:

Безнең теләк- төзү илдә
Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,
Без — иң тыныч халык җирдә, -
Кирәкми безгә сугыш

Катнашучылар: әби, аның оныгы, мэктэпкэ эзерлек тэркеме

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә (Ф. Әхмәдиевнең “Солдатлар” җырын яки башка бер җырны сайларга мөмкин).

Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.

Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме, сугышнын 70 еллык юбилей бу елны. Шушы бик куркыныч көннэр якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.

Әби. Ярый, балам, тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйлибашлый)

Әби. 1941 елның матур җәе иде. Авыл халкы Сабантуйга әзерләнә. Чишмә буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы,. (Сәхнәдә яшьләр. Башта кызлар, аннан соң егетләр бии башлый. Биюнең иң кызган чагында куркынган, дулкынланган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә

Кыз (Рания). Кызлар, егетләр! Герман сугыш башлаган!

Яшьләр. Сугыш? (Бар да тынып кала. Кыз, алга чыгып, М.Галиевнең “Безнең буын” шигырен укый)

Рания:

Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан
Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.
Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә
Яраланган аккош кебек ятып калган.

Әби. Бабаң да минем белән саубуллашты. Озак кына бер-беребездән аерыла алмыйча тордык. (Бер егет Ф.Кәримнең “Ант” шигырен укый)

Ильназ:

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Синең өчен, шушы газиз жирем эчен
Нәселем өчен, туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан эземнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Балалар: Айзат, син кайда, эйдэ уйнарга.
Айзат: Дусларым керегез безгэ, мин эбием янында.

(Балалар йогерешеп кереп утыралар эби яныны. Эби сойлэвен дэвам итэ)

Әби. Шулай итеп, бабаң яуга китте, ялгыз калдым. Авыр, бик авыр булды ул еллар. Сугыштагыларга җиңел булсын дип, көнне төнгә ялгап эшләде халык.

Бабан станковый пулеметный батареянын командиры булган улым. 1941 елдан-1945 елга кадэр шактый шэхэрлэрне немец илбасарларыннан азат итэ- итэ, Германиянен Берлин шэхэренэ барып житкэн.

(слайд 2,3)

Әби. Сугыш бетәр алдыннан бабаңнан хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Мин аның һәр сүзен отып алдым. Сез дә тыңлап карагыз, ускэннэрем, язылганнарны күңелегезгэ сеңдерегез. (Әби Ш. Мөдәрриснең “Аерылу моңы” шигыреннән өзек укый)

Килер ул көн: тагын күрешербез,
Сугыш бетәр, иркен суларбыз,
Бәлки хисне бергә бүлешербез,
Тормыш җебен бергә сузарбыз

Килер ул көн: тагын табышырбыз,
Сугыш кырын горур кичәрбез;
Исән булсак, бәлки кавышырбыз,
Гомер буйлап бергә китәрбез.

Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда ил халкы тантана итте. Кавышулар насыйп була тик 1949 елнын жэендэ генэ шул улым, чэнки аларны Германиядэ тэзеклэндеру эшлэренэ алып калалар. Анда бабан бик зур бер офицернын шэхсэн водителе булып хезмэт итэ. Анын автомобиле Газ М1 була. Ул аны “Чайка ” дип йэртэ иде.. (Слайд4)

29 май кэне-сугыштагы военный автомобиль йэртучелэр кэне дип игълан ителгэн.

1949 елнын жэендэ бабан да кукрэк тулы орден хэм медальлэр белэн туган авылы Нэдергэ кайтып тэшэ. (слайд 5)Шатлыкның иге-чиге булмады. Халык җиңүчеләргә дан җырлады. (Сәхнәгә кызлар һәм солдатлар киемендә егетләр керә. Алар З.Хәбибуллинның Г.Насрый сүзләренә язылган “Совет солдаты” җырын башкаралар)

Кидең өскә соры шинельне,
Яклар өчен туган илеңне,
Ил өчен утка кердең син,
Ярты дөньяны гиздең син, –

Дан сиңа, дан, совет солдаты! (2 кат)
Даның яңгырый синең еракта –
Тын океанда, биек Карпатта;
Мәгърур басып, ил чигендә

Сакта торасың бүген дә, –
Дан сиңа, дан, совет солдаты! (2 кат)
Оныгы. Дэвам ит эбием!

Эби: 1949 елнын октябрендэ безнен туй булды улым. Э инде 1951 елнын 29 октябрендэ синен дуэ этиен Чулпан дэньяга килэ.

Бабан колхозга шуфир булып эшкэ керэ. Ул бортовой Зилда эшли башлый.

(слайд 6)

Эби: 1953 елда бабан Сэнагать Элмэт шэхэре тозелешендэ катнаша. Чупай ташы чыгара торган карьердан Элмэткэ йортлар тозер эчен, чупай ташы ташый. грузовой автомобиле белэн. (слайд 7)

ОныгыӘбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа сугыш кирәкми! (слайд8)

Безнең теләк- төзү илдә
Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,
Без — иң тыныч халык җирдә, -
Кирәкми безгә сугыш! (Ә. Исхак шигыре

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год