Top.Mail.Ru
Всероссийское сетевое издание Дошкольник (ДОШКОЛЬНИК.РФ)-ЭЛ №ФС77-55754 выдан Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор)
Свидетельство о регистрации в Национальном центре ISSN:3034-6398 выдано Отделом международной стандартной нумерации периодических сериальных изданий Российской государственной библиотеки (ОПН)
Top.Mail.Ru

Публикации для аттестации!Сертификат публикации

Всероссийский журнал Дошкольник.рф и сайт Дошкольник.ру приглашает педагогов к публикации для аттестации. Выдаются Сертификаты. Действуют октябрьские скидки. Присылайте материал и данные автора на адрес doshkolnik@list.ru, его проверят. ответят с инструкцией по дальнейшим действиям  и в тот же день сделают публикацию и вышлют документы.

Конспекта занятия по татарской литературе на основе сказки Абдуллы Алиша «Хороший урок шалуну пошёл впрок»Конспект занятия по татарской литературе на основе сказки Абдуллы Алиша «Хороший урок шалуну пошёл впрок»

«Әкият уйныйбыз» Абдулла Алишның «Бик яхшы сабак алды Ябалак» әкияте буенча мавыктыргыч сөйләм сәнгате технологиясен кулланып, зурлар төркемендә ана теле буенча индивидуаль эш конспекты

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “14 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Татар теле тәрбиячесе

Бикмуллина Гөлназ Гөлүс кызы

Казан, 2026

Максат: Абдулла Алиш әкияте аша балалрның туган телдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар: 1. Балаларда оештыру һәм рольләр башкару осталыгын формалаштыру.

 

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗадилыкларын үстерү.

3. Балаларда А. Алиш иҗатына кызыксыну уяту, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. «Әкиятләр планетасы» дидактик кулланмасы (шар формасында), әкият өчен атрибутлар (агачлар, куаклар, чәчәкләр, җиләкләр)

2. Әкият уйнар өчен помпоннан ясалган йомшак уенчык персонажлар: әти ябалак, әни ябалак, малай ябалак, кыз ябалак, тиен, кош.

Алдан эшләнгән эшләр: 1. Балаларны Абдулла Алишның әкиятләре белән таныштыру.

2. Әкиятләрне пиктограммалар ярдәмендә балалардан сөйләтү.

3. “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкияте буенча әңгәмә үткәрү.

4. Әкиятне сәхнәләштерү

Эш барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе). Бүген без Абдулла Алишның “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкиятен курчаклар белән уйнарбыз. Мин әкият сөйләүче – автор булам.

Балаларга роллә бүленеп бирелә. «Әкиятләр планетасы» дидактик кулланмасында атрибутлар куела.

Автор: Еракта-еракта бик куе урман бар. Ул урманда биек агачлар үсә, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешә. Анда бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яши.

Бу урманда ике ябалак та яши. Алар матур чуар, ә башлары — песи башына охшаган. Күзләре зур булса да, көндезен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга төнлә йөриләр.

Кичләрен, бөтен урман йоклап киткәч, ябалаклар уяна. Бер төнне ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.

Әни ябалак: Балаларым, сүземне тыңлагыз, бер-берегездән аерылмагыз, иртәнгә кадәр уйнамагыз!

Малай ябалак: «Әни сүзен тыңламасам, нәрсә булыр икән?» — дип уйлаган.

Кыз ябалак: Әйдә, уйныйбыз!

Малай ябалак: Әйдә, син куасың.

Автор: Ябалак балалары уйный-уйный очып йөргәннәр. Бер вакыт, малай ябалак сеңлесен калдырып очып киткән.

Кайтырга вакыт җиткәч, аны туганнары эзли башлаган, тик таба алмаганнар. Аның өчен бик кайгырганнар.

Әни ябалак: Улым кайда йөри икән, исән-сау микән?

Кыз ябалак: И, абыем. Ник әниемнең сүзен тыңламадың икән?

Әти ябалак: Бәлки, өйгә кайткандыр, әйдәгез без дә кайтыйк.

Автор: Ябалалаклар өйләренә кайтып киткәннәр. Кайтсалар, шаян ябалак өйдә юк икән.

Әни ябалак: Улым харап булды, улым харап булды! —дип бик елаган.

Автор: Ә теге шаян ябалак, шул вакыт, агач ботагында утырган. кая барырга да белми икән.

Малай ябалак: Күзем дә күрми, юлны да белмим. Шунда утырып торырмын. Кич җиткәч, кайтырга юл эзләрмен.

Автор: Беренче булып аны Тиен күргән.

Тиен: Ник минем агачымда утырасың?

Малай ябалак: Тиенкәй, мине кума, бераз түз инде, кич җиткәч китәрмен.

Автор: Ләкин Тиен аның сүзләрен тыңламаган.

Тиен: Әниең сүзен тыңламаганга, шушы хәлгә калгансың, үзең гаепле, андыйларга минем агачта урын юк!

Автор: Ябалак, әкрен генә башка агачка күчкән.

Кошлар: Бу безнең агач, кит моннан!

Автор: Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар. Агачтан агачка күчеп йөргән дә, җиргә килеп төшкән. Ә хәйләкәр төлке шуны гына көткән.

Төлке: Минем ашыйсым килә иде, бик яхшы булды. (Ябалак төлкедән качып өлгерә)

Төлке: Эх, бу ябалак бик җитез булып чыкты. Тагын ач калдым.

Автор: Ябалак баласы ботакка утырып кич җиткәнне көтә башлаган.

Малай ябалак: Әнием сүзен тыңлаган булсам, хәзер өйдә туганнарым янында булыр идем.

Автор: Кич җиткән. Әти-әнисе аны эзләргә чыкканнар.

Әти ябалак: Син уң якка оч, ә мин сул яктан эзләрмен.

Әни ябалак: Шулай итик, тизрәк табарбыз.

Әни ябалак: Улым, без сине бик сагындык!

Малай ябалак: Мин дә әнием!

Әти ябалак: И, улым! Бергәләп өйгә кайтыйк.

Автор: Бергә өйгә кайтканнар.

Кыз ябалак: Абыем табылды, абыем кайтты!

Малай ябалак: Моннан соң, һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын!

Автор: Шулай ябалак баласы бик яхшы сабак алган.

Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият уйнарга ошадымы? (балалар җавабы)

Сау булыгыз!