Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Викторина "Могҗизалы юллар"
Викторины
Автор: Самигуллина Маргарита Хилаловна   
01.03.2014 14:10

Викторина “Могҗизалы юллар”
1. Максат: балаларның транспорт, юл билгеләре турында  белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.
2. Тәрбия бурычы: балаларда юлда үз – үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.
3. Үстерү  бурычы: фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләмне ныгыту.
4. Белем бирү бурычы: уй – фикерләү сәләтләрен ныгыту, җир өсте, һава һәм су транспортлары турындагы белемнәрен ныгыту.
5. Төп белем  бирү өлкәләре: танып белү.
6. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка.
7. Методика алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкатле уеннар, практик эш, мактау, нәфис сүз, сорау.
8. Җиһазлау: мультимедия – проектор, 2 мольберт, предметлы рәсемнәр, фломастерлар, карандашлар, Дьенеш блоклары.
9. Сүзлек өстендә эш: светофор, юл билгеләре, тизлек
10. Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүз әзерләү, методик алымнар карау.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.
2. Төп өлеш:
- Капитаннар командалар белән таныштыра.
- Җыр “Шофёр буласым килә”.
- Конкурс “Сорау – җавап”.
- Ш. Галиевның “Автобус” шигырен уку.
- Конкурс “Пазл җыю”
- Аэробикада катнашучы кызлар чыгышы.
- Конкурс “Табышмагы миннән – җавабы сездән”.
- Капитаннар ярыша.
- Конкурс “ Кайсы команда тизрәк җыяр?”.
- Җыр “Өйрәтәләр бакчаларда”.
- Йомгаклау.
Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле балалар һәм кунаклар.
Бүген булыр зур уен
Анда уйнарга җыен.
Командалар ярышыр,
Менә тамаша булыр !!!
Бүген кайсыгыз миңа,
Елмаю бүләк итә?!
Дусларыбыз күп безнең,

Иң яхшысы бер генә,

Кул биреп исәнләшсәгез –

Көнегез гөлгә күмелә!!! ( кул биреп исәнләшү).

Сезне “Могҗизалы юллар” дип аталган викторинага чакырабыз.

Бүген сезнең каршыгызда ике команда “Светофор” һәм “Юл билгеләре” көч сынашачак ( слайдларда светофор һәм юл билгеләре рәсемнәре күрсәтелә).

Җинүчеләрне жюри билгеләячәк ( жюри составы белән таныштырып үтү).

(Музыка астында командалар залга керәләр һәм ике шеренгага тезелеп басалар).

Хәзер инде сүзне командаларга бирәбез.

1 команда.

Капитан: Сезне “Светофор” командасы сәламли:

Светофор билгеләрен

Бик яхшы белсәң әгәр,

Өйгә һәм бакчага,

Җитәрсең исән- сау!!!

2 команда.

Капитан: Сезне “Юл билгеләре” командасы сәламли:

Бик кечкенә булса да ул,

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!!!

Җыр “Шофер буласым килә” (малайлар төркеме башкара).

1 конкурс: “Сорау – җавап” ярышы.

(кайсы команда сорауларга тулы итеп җавап бирә, шул команда җиңүче була, җаваплар – рәсемнәр слайдларда күрсәтелә).

1. Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек атала?

2. Нәрсә ул светофор?

3. Светофорның нинди төсенә юлны аркылы чыгарга ярый?

4. Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?

5. Кем ул җәяүлеләр?

6. Җәяүлеләргә юлның кайсы өлешендә юлны аркылы чыгарга ярый?

7. Машина йөри торган юл кырында  уйнарга ярыймы?

8. Җәяүле кеше туктап торган автобусны кайсы ягыннан үтәргә тиеш?

Х. Регина Ш. Галиевның “Автобус” дигән шигырен укый.

2 конкурс: “Пазл җыю”

Слайдта ике командагада берешәр һава транспорты төшкән пазл күрсәтелә, шуңа карап өстәл янында өчәр кеше пазл җыялар (рәсемдә самолёт һәм вертолёт төшкән).

Аэробика түгәрәгенә йөрүче кызлар чыгышы.

3 конкурс: “Табышмагы миннән – җавабы сездән”.

1.Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба. ( Велосипед).

2.Барам, барам –

Очы юк. (Юл).

3.Бер аякта үзе,

Маңгаенда күзе. (Светофор).

4.Җиңеле дә була аның,

Була өйк ташыганы.

Әтиләр бик яраталар,

Мин дә яратам аны.  (Машина).

5.Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми. (Трактор).

6.Кылга асылына, тимергә таяна,

Утырып чаба теләсә кая. ( Трамвай).

4 конкурс: “Капитаннар ярыша”

Мольбертта берәр су транспорты төшкән, ләкин ясалып бетмәгән җире бар, төгәл иттереп ясап бетерергә кирәк ( катер һәм көймә).

5 конкурс: “Кайсы  команда тизрәк җыяр?” (җир өсте транспорты җыю: 1 команда – автобус ясый; 2 команда – камаз машинасы ясый).

Схемаларга карап, слайдта күрсәтелә, блоки Дьенешалар белән кулланып һәрбер команда (5 кеше катнаша), җир өсте транспорты җыялар.

Бәйрәмебез азагына килеп җитте, жюри нәтиҗә ясаган арада балалар җыр башкарыр.

Сезнең игътибарга җыр “ Өйрәнәләр бакчаларда”.

1. Урамда ничек йөрергә

Кагыйдәләрне белергә

Өйрәнәләр бакчаларда, бакчаларда.

2. Белер өчен бик күпне,

Киметергә тизлекне

Өйрәтәләр  бакчаларда, бакчаларда.

3. Светофорның өч күзе,

Һәрчак кисәтә безне.

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

4. Машиналар, трамвайлар,

Кайчак куркыныч алар,

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда!!!

Жюри нәтиҗә ясый, һәм бүләкләр өләшә!!!

Хәерле юл, дусларым!

Исән – имин йөрегез,

Юлда тәртипле булыгыз

Файдасы күп, белегез!!!

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год